Accessibility links

Кайнар хәбәр

Свердловски өлкәсендә такырбашларны хөкем итәчәкләр


Свердловски өлкә прокуратурасы “Фольксштурм” экстермист төркемен гаплеү карарын раслады. Такырбашлар төркемен авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылыуда гаеплиләр.

Барлыгы Екатеринбурда яшәгән, 1988-1990 елгы тугыз яшь кеше гаепләнә. Тикшерүчеләр, славян халкының башкалардан өстенлеген алга сөргән оешма 2006 елда оешкан булган, дип әйтә. Төркемдә торган яшьләр экстремист китаплар укыган, оешманың максатлары, аларга ирешү юллары турында фикер алышкан булган.

“Интерфакс” агентлыгы язганча, славян булмаган кешеләргә һөҗүмнәр оештырганда алар медицина битлекләрен, футбол клубларының билгеләре, шарфлары белән йозләрен каплый торган булган.
XS
SM
MD
LG