Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Рубин”ны яратмасалар да, хөрмәт итәләр


Спорт журналисты Илнар Хөснуллин фикеренчә, татарстаннар былтыргы җиңүләренең очраклы булмавын исбатлады. Русиядә бу такымны элеккечә яратмыйлар, әмма хөрмәт итә башладылар, ди ул.

“Рубин” быел да Русия чемпионы исемен раслагач, меңләгән казанлы шимбә урамнарга чыгып, бәйрәм итте. Җанатарларның кычкырып йөрүләре, урамдагы машиналарның тавышлары иртә беләнгә кадәр тынмады.

Спорт журналисты Илнар Хөснуллин фикеренчә, әлеге җиңүе белән Татарстан такымы былтыргы җиңүнең очраклы булмавын исбатлады. Шулай да ничек кенә көчле уйнасын, бу такымны Русиядә барыбер яратып бетермиләр, ди ул.

“Бу җиңүне мин онытылган җиңү дияр идем. Чөнки былтыргы чемпионлыкны күпләр очраклы гына килеп чыкты дип саңламады. Белгечләр арасында хәтта, “Рубин” чемпион булса, башыбызны кисәргә бирәчәкбез”, диючеләр дә булды. Быел спорт даирәсендә “Рубин” беренче өчлеккә дә керә алмыячак, дигән фаразлар бар иде. Быелгы чемпионлыкны да күпләр кабул итмәс иде, әмма татарстаннар чемпионнар лигасында көчле уен күрсәтте. Шунлыктан “Рубин"га хөрмәт артты. Аны Русиядә әле дә яратмыйлар, әмма хөрмәт итәләр”, ди Илнар Хөснуллин.

“Рубин”ның Русия чемпионы булуын казаннар шау-гөр килеп бәйрәм итсә дә, спорт белгечләре әлегә бу такым өстеннән бер йөк кенә төште ди. Чөнки аңа җиңүен чемпионнар лигасында дәвам иттерергә кирәк. Русия чемпионы булгач, бу уеннар “Рубин”га һичшиксез җиңелерәк биреләчәк, ди Илнар Хөснуллин.

“24 ноябрьдә татарстаннар Киев “Динамо”сын кабул итә. Бу безнең өчен хәлиткеч уенга әверелергә мөмкин. Русия чемпионатының бер атна алдан тәмамлануы “Рубин”га иркенрәк уйнарга мөмкинлек бирә. Киевтагы уенда оттырсак та, киләсе уенда Татарстан такымы җиңәр өчен барлык көчен куячак”, ди Илнар Хөснуллин.
XS
SM
MD
LG