Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Милли тормыш нигезендә муллык”


Милли тормышны җанландыру өчен авылларда эшмәкәрлекне көчәйтеп, мул яшәеш булдыру кирәк. Бу фикер Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Башкортстанның Бишбүләк районы татарларын кабул иткәндә яңгырады.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Русия төбәкләреннән килгән татар вәкилләрен еш кабул итә. Әмма Казанга килеп, милли оешмада эшлекле очрашулар үткәрүчеләр арасында Башкортстан татарлары сирәк очрый. Австралия, Иваново, Мәскәү, Кытай, Төмән татарлары белән элемтәләр җанлы булса, Башкортстан районнары вәкилләре еш булмый монда.

Шулай да соңгы вакытта конгресс белән Татарстанның ут күршесе арасында элемтәләр җанлана башлады. Конгресс җитәкчесе Ринат Закиров, Башкарма комитет хезмәткәрләре Марс Тукаев, Гөлназ Шәйхи октябрь ахырында Бишбүләк районының Ает авылына барып, шагыйрь Фатих Кәримнең 100 еллыгын билгеләүдә катнашкан иде.

Узган җомга көнне конгресс бинасына беренче тапкыр Бишбүләк районы вәкилләре килде. Ает мәктәп директоры Ильмир Шафиков, җирле үзидарә башлыгы Рәсил Гыймазетдинов, Фатих Кәрим музее мөдире Рәисә Хафизова, район мәдәният бүлеге хезмәткәре Зөлия Исламова якташ шагыйрь юбилеега багышлаган тантаналы кичәдә катнашканнан соң, Казан Кирмәне һәм Татар конгрессы белән танышты.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Бишбүләк районы, борынгы татар авылы Ает турында тәэсирләре белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда, бу якларда сәләтле, эш сөючән милли җанлы кешеләр яши. Аетта туып үскән атаклы шәхесләр, татар милли мәгърифәтен үстерүгә зур өлеш керткән мәктәп, авыл мәдәният үзәге, китапханә яшь буынны тәрбияләү өчен зур мөмкинлекләр бирә.


Мәктәп директоры Ильмир Шафиков Башкортстан хөкүмәтенең Фатих Кәрим юбилее уңаеннан Ает мәктәбен ремортлау өчен 10 миллион сум акча бирүе, авылның төзекләнүе турында әйтте.

Фатих Кәрим музее мөдире Рәисә Хафизова якын тирәдәге районнардан Аетка килүчеләрнең саны артуы турында билгеләп үтте. Музейга документлар, кызыклы материаллар да өстәп торыла икән. Быел монда Фатих Кәримнең гаилә шәҗәрәсе куелган.

Җирле үзидарә башлыгы Рәсил Гыймазетдинов яшь буынның туган як, аның кешеләре белән горурларнуы турында әйтте.

Татарстан язучылар Берлеге рәисе Илфак Ибраһимов яшь шагыйрьләрнең иҗади төркемен Аетка җибәреп, андагы халык белән очрашулар оештырырга тәкъдим итте. "Хәзерге чорда да Фатих Кәримнең дәвамчылары тәрбияләнсен өчен, яшьләрне әдәби иҗатка җәлеп итү кирәк", диде ул.


Шулай да, хәзерге чорда авылларда мәдәни, милли тормышны алып бару җиңел түгел. Яшьләр заманча технология, шоу-бизнес, эстрада белән күбрәк кызыксына. Белем алу өчен, яки эш эзләп алар шәһәргә китә. Башка төбәкләр һәм илләр өчен дә хас булган бу күренешкә Ринат Закировның үз карашы бар.

Ринат Закиров Самар өлкәсендәге атаклы Гали авылын мисал итеп китерде. "Гел дәүләттән ярдәм көтеп тору, акчасызлыкка, эшсезлеккә зарлану файда бирми. Монда милли тормыш та җанлы, матди халәт зарланырлык түгел. Андагы булдыклы татарлар җир алып, иген үстерәләр, мал үрчетәләр, азык-төлекне шәһәргә китереп саталар", диде ул.

Сөйләшүдә Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты ярдәмендә “Яңа гасыр” телевидениесеннән күрсәтелүче “Халкым минем” тапшыруы иҗат төркеменең тиздән Бишбүләккә барып, махсус язмалар әзерлиячәген дә әйтте.
XS
SM
MD
LG