Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердәге шартлауда 8 кеше һәлак булды


Сембердә Хәрби диңгез флотына караган кораллар саклана торган урында яңадан шартлау булды.

"Интерфакс“ агентлыгы язганча, "31 нче арсенал" саклагычында хәрбиләр күптән түгел булган яңгыннан соң калган коралларны машинага төягәндә, берсе кабынып китә һәм бөтен снарядлар шартлый. Нәтиҗәдә 8 кеше һәлак була, ике кеше яралана, хәрби машина янып бетә.

13 ноябрьдә шушы саклагычта кораллар шартлап зур яңгын чыккан иде. ул вакытта ике хәрби үлде, 60 кеше зыян күрде.

Хакимиятләр, бу шартлаудан якын тирәдә яшәгән җирле халыкка куркыныч янамый, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG