Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:33

Казанда рөхсәтсез урам җыенын үткәрүчеләр хөкем ителмәячәк


Казанда Вахитов районы җәмәгать мәхкәмәсе Русия президенты Дмитрий Медведев килгән көнне рөхсәт ителмәгән урам җыенын үткәргән кешеләр гаепсез дигән карар чыгарды.

23 үктәбрьдә Казандагы кече һәм урта эшмәкәрлек гильдиясе вәкилләре Русия җитәкчесенең игътибарын җәлеп итәр өчен урам җыенын үткәргән иде. 150 кеше шигарьләр һәм байраклар күтәреп Ирек мәйданында җыелды.

Алар бик каты тикшерүгә, эш рөхсәтләрен ала алмауга зарланды. Икенче көнне урам җыенын оештыручыларга мәхкмәгә чакырулар килде.

Хаким, монда бернинди җинаять юк һәм административ эшне ябырга дигән карарны чыгарды, дип хәбәр итә 116.ru сәхифәсе.

XS
SM
MD
LG