Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:51

Сысоевның үтерелүе Рус православ чиркәве белән мөселманнар арасында киеренкелекне арттырмасмы? Узган атнада атып үтерелгән православ рухание Даниил атакай Сысоевны соңгы юлга озатуга дүшәмбе көнне меңләгән кеше җыелды.

Кайберләре чараны урамда куелган экраннан күзәтте. Русия телевизион каналлары бу хакта зурлап сөйләде.

Руханины соңгы юлга озату йоласына Рус православ чиркәве патриархы Кирилл үзе килде. Һәм Сысоевны дини эшчәнлеге өчен мактады.

“Ул Алла сүзен җиткерү өчен зур өлеш кертте. Әгәр кешене хакыйкәть өчен үтерәләр икән, димәк бу дөреслекнең көче үтә дә зур”, диде ул.

Рус православ чиркәве Сысоев истәлегенә Мәскәүнең көньягында яңа чиркәү төзү тәкъдиме белән чыкты. Руханиның бу зур хыялы булган икән. Татарстанда туган дин әһеле үзе шул яктагы кечкенә чиркәүдә хезмәт итте.


Сысоевка һөҗүм дә узган атнада төнлә нәкъ шунда ясалды. Үтерүче: “Кем Сысоев?” дип сораган да аның башына һәм күкрәгенә коралдан атып качкан. Рухани хастаханәгә бару юлында үлгән. Сысоев белән бергә булган чиркәү хоры вәкиле яраланган.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, Даниил Сысоевка исламны тәнкыйтьләгән һәм православ диненә өндәгән өчен шактый гына янаулар булган.
Генераль прокуратураның тикшеренү комитеты матбугат үзәге вәкиле Владимир Маркин фаразлавынча, Сысоевны дин өлкәсендәге хезмәте өчен үтергәннәр.

“Әлегә тикшерү эшләре барышында шул ачыкланды: Даниил атакайга күптәннән янаулар булган. Хәзерге вакытта руханиның компьютерындагы мәгълүматлар тикшерелә”, ди ул.

Мөселманнар белән бергә Сысоев күп кенә секталарга каршы эшчәнлек алып барган. YouTube сәхифәсендә эленгән видеолекциядә 35 яшьлек сакаллы Сысоев мөселманнар белән сөйләшү ике саңгырауның аралашуын хәтерләтә, ди.

“Без аларга бер әйбер турында сөйлибез, алар икенче нәрсә хакында. Бер үк сүзләрдә сөйләшсәк тә, аңа төрле мәгънә салабыз”, дип әйтә рухани.

Ярымтатар Сысоев нәкъ мөселманнарга православ динен тарату өлкәсендә күп тырышлык куйган. Бу нисбәттән махсус миссионерлар мәктәбе ачкан һәм анда ислам белән православ динен чагыштыру алып барылган. Ул аеруча да Русиягә эшкә килгән мөселман халыклары (мигрантлар) арасында дәгъват кылган.


Ял көннәрендә алар төзүчеләр, җир себерүчеләргә православ динен тараткан. Хәләл кибетләр, милли кафелар янында миссионерлык эшен җәелдергән. Аның дин кардәшәре руханиның үтә дә ялкынлы чыгышлары, күзендәге очкыннары өчен "православ ваһһаби" дип йөрткәннәр.

“Комсомольская правда” язуынча, Сысоев ике елда барлыгы 80 мөселманны православ диненә кертүен, ягъни чукындыруын әйткән. Алар арасында татарлар, үзбәкләр, чеченнар бар дигән.

Соңгы 20 елда Рус православ чиркәве шактый тамыр җәйде. Ел башында үз вазыйфасына керешкән патриарх Кирилл күп кенә чараларда Русия хакимияте җитәкчеләре белән бер рәттә басып тора.

Дин дәүләттән аерылган диелсә дә, православлар очрагында бу сүздә генә кала, ә гамәлдә хәл бөтенләй башка. Шул нисбәттән кеше хокукларын яклау оешмалары дәүләт тарафыннан православларга өстенлек бирелүгә тәнкыйть белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG