Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:02

Башкортстан президенты хакимияте башлыгы вазыйфасыннан китте


Башкортстан президенты хакимияте башлыгы Николай Курапов вазыйфасыннан китте. Президент хакимияте башлыгы вазыйфасыннан түгел, ә республиканың волейбол федерациясе рәислегеннән. Моны бәйсез мәгълүмат чаралары Русия президенты белән бәйләп аңлата.

Эш шунда, Русия президенты Дмитрий Медведев 23 октябрьдә Казанда узган спорт үсешенә багышланган шура утырышында спорт федерацияләре белән югары вазыйфада утыручы түрәләр һәм эшкуарлар җитәкчелек итүне хупламавын белдергән иде.

Президент сүзләренә караганда, ул урыннарда үз һөнәрләренең осталары утырырга тиеш. Николай Кураповның вазыйфасыннан китүен бәйсез булмаган чыганаклар аның волейболчы булмавы сәбәпле дип аңлата.

XS
SM
MD
LG