Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шатллар очудан туктый. Алмашка нәрсә килә?


“Atlantis” корабы Флорида үзәгеннән юлга кузгала, 16 ноябрь 2009
“Atlantis” корабы Флорида үзәгеннән юлга кузгала, 16 ноябрь 2009

Кушма Штатларның өч дистә ел галәмдә өстенлеген билгеләгән шатл кораблары чоры ахырына якынлаша. Обама идарәсе хәзер аларга алмашка киләсе яңа програмны тикшерә.

Американың “Atlantis” корабындагы астронавтлар дүшәмбедә икенче тапкыр галәмгә чыкты. Шимбә көнне алар халыкара галәм станциясе тирәсендә 6 сәгать эшләп кергән иде. Алты американ астронавты утырган “Atlantis” халыкара станциягә 16 ноябрьдә килеп тоташты. Ул анда 15 тонна кирәк-яраклар да алып килде.

Галәмнән кайткан Endeavour корабы
Галәмгә менеп кире кайта торган кораблар програмын Кушма Штатлар 3 дистә ел элек башлап җибәргән иде. Беренче шатл 1981 елның апрелендә җибәрелде. Барлыгы биш шатл ясалды, өчесе әле дә гамәлдә. Шушы вакыт эчендә алар галәмгә әллә күпме җиһазлар, иярченнәр, телескоплар чыгарды.

Бу програм берьяктан гаять зур казаныш саналса, икенче яктан, корбаннар да китерде. 1986да “Challenger” күтәрелгәндә шартлады. 2003тә “Columbia” җиргә кайтканда казага очрады. Бу ике казада 14 астронавт һәлак булды.

“Apollo” ай сәфәрләреннән соң Американың галәм програмының йөзек кашы саналган шатл проекты киләсе елга гамәлдән чыгарга тиеш.

Обама идарәсе хәзер моңа алмаш эзли. Бу җиңел эш түгел ди, НАСА идарәсе вәкиле Kyle Herring: “Президент бу мәсьәләне өйрәнү өчен эшче төркем төзеде. Без кабат айга очабызмы, халыкара станциядә калабызмы, я исә 20 елдан Марска барабызмы?”

Халыкара галәм станциясе
НАСАның узган елның октябрендә бәян ителгән хисабында әйтелгәнчә, Буш идарәсе алга сөргән айга, аннары Марска очу програмнарын хәзерге 18 миллиард долларлык бюджет кысаларында башкарып булмый.

Herring сүзләренчә, якын киләчәктә НАСА халыкара станция белән хезмәттәшлек итүен дәвам итәчәк.

2010 елда шатллар очудан туктаганнан соң, станциягә җиһазларны кимендә 2015 елга кадәр «Союз» караблары ташыр дип көтелә. Шул вакытка Кушма Штатлар үзенең Ares I һәм Orion дип аталган яңа буын корабларын өлгертергә җыена.

“Иң аянычы, без шатлга алмаш әзерләп өлгермәдек, – ди шатл програмы директоры Wayne Hale. – Шатллар 10 ел яшәр дип уйланган иде, аларга инде 30 ел. Безнең яңа кораб проекты бар, ләкин ул әзер булганчы берничә ел вакыт үтәчәк.”

"Atlantis" җир тирәли оча
НАСА халыкара станциядә 2015 йә 2020 елга кадәр калырга җыена. Hale сүзләренчә, шатллар туктаганнан соң, анда кирәк-яракларны Европа йә Япония корабларында ташып булачак. Астронавтлар исә «Союз»ларда оча ала. Бу кораблар соңгы 40 елда үзләрен иң ышанычлы итеп күрсәтте ди ул. Хәзерге вакытта Мәскәү «Союз»да бер урын өчен 50 миллион доллар сорый.

НАСАның киләчәк планнарында 2020 елда айга очу һәм шунда ныгытма булдырып, алга таба Марсны өйрәнә башлау каралган иде.

Ләкин хәзерге бюджет бу ниятләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. НАСА хисабында әйтелгәнчә, моның өчен өстәмә 3 миллиард доллар кирәк булачак. Обама идарәсе НАСА белән берлектә хәзер шушы мәсьәләне чишәргә тырыша.
XS
SM
MD
LG