Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24

Урыс милләтчеләре Иваново университеты профессоры Фәния Фархутдинованы татар булуы өчен эшеннән читләштермәкче. Аны урысларны күрәлмауда гаепләргә омтылалар.

Иваново өлкәсе милләтчеләре Фархутдинова урысларны күрә алмый дип саный. Ноябрь аенда Иваново шәһәренең “Нур” татар яшьләре берлегенең төбәкара II корылтае узган иде. Чара барышында “Россиян милләте: мифмы, чынбарлыкмы?” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Аны татар хатыны Фәния Фархутдинова алып барды.

Татарга урыс диеп булмый

Россиян милләте турында соңгы елларда зур бәхәсләр бара. Корылтайга җыелган татар яшьләренең дә россиян милләтенә карашы төрле. Әмма күпләр мондый милләт бар дип саный. Шунысын да әйтергә кирәк, хәтта кайбер яшьләр үзләрен беренче чиратта россиян, аннан соң гына татар дип сизә.

Фәния Фархутдинова сүзләренчә, халыкларның милли үзенчәлекләре сакланып калырга тиеш. "Татарга син урыс дип әйтеп булмый бит инде. Гәрчә, урыс мохитендә яшәүче кешедә милли сыйфатлары сакланып калмаса да. Әмма бит алар үзләрен татар дип сизә, татар булулары белән горурланучылар да бар".

“Урыс праваслау чиркәве Русиянең бөтен халыкларын урыс дип атарга тәкъдим итә. Бу бит көлке. Кешегә урыс татары, урыс чечены дип әйтү дөрес хәл түгел. Дәүләт җитәкчеләре россиян милләтен булдыру эшен алып бара. Әмма россиян милләте дип әйтү дөрес түгел. Ул башкача аталырга тиеш. Ә Русия ватандашы буларак безне россиян дип атап була. Әмма мин һәрвакыт татар булып калам”, ди Фархутдинова.

Урыс җирендә мәчет, синагога күрсәң - җимер!

Түгәрәк өстәл барышында Фәния Фархутдинова өлкәдәге урыс милләтчеләренең башка милләт вәкилләренә каршы алып барган эшчәнлеге турында да сөйләп китте. "Мисал өчен, өлкәнең бер шәһәрендә “Урыс халкын юк итүне туктатыгыз!” дигән өндәмә астында листовкалар таратылган. Анда кол булып яшәүче урыс халкы турында языла. Янәсе, урыс җирен чит халыклар басып алган. Алар яшь урыслардан дибил ясарга тели. Мәчет, синагогалар урыс җирен пычрата. Шуңа чакыру кәгазендә аларны юк итәргә чакырганнар", ди ул.

Түгәрәк өстәлдә катнашучы җирле түрәләр Фәния Фархутдинованың татар яшьләренә мондый “куркыныч” дәлилләр китерүен ошатып бетермәде. Алар матур әйберләр турында гына сөйләшергә чакырды.

Фәния Фархутдинова
“Миңа каршы килеп утырган барышня минем татар хатыны буларак гомер буе урыс арасында урыс, татар арасында татар булып яшәвемне аңламый”, ди профессор.

Татар хатынына 50 урыс язучысы каршы чыга

2007 елда Фәния Фархутдинова хезмәттәше белән 34 китапка лингвистик тикшерү үткәрә. Әлеге китапларны “Русское национальное единство” (“Урыс милләте бердәмлеге”) милли оешмасының бер вәкиле чыгара. Тикшерү нәтиҗәсендә яһүдләргә каршы юнәлгән, фашистик рухтагы 4 китап милләтара низаг чыгара ала дигән карарга киленә. Тикшерүдән соң ике ел узгач, 2009 елда Фархутдиновага каршы язылган хат пәйда була.

“Хат авторы тикшерүдә мине бердәнбер эксперт, ул татар, урысларны күрә алмый, шуңа күрә генә минем тикшерүем урыс язучы Севастьяновны эзәрлекли икән. Мин аның урыс язучысы икәнен белми дә идем. Аның язу сыйфатын да бәялисем килми. Шулай итеп, алар бөтен нәрсәнең астын өскә әйләндереп куйганнар. Севастьянов эшен мәхкәмә дә карамады. Китаплары милләтара нәфрәт тудыра ала дип эчтәлекләренә карап билгеләнде. Ул Русия урысларга, бөтен хакимият урыслар кулында булырга тиеш дип саный. Ул бит урыслар күп яшәгән төбәкләрдә генә шулай булырга тиеш дип санамый, ә бөтен Русиядә түрәлектә урыслар гына утыррсын, ди. Җитәкчеләрне милләтләренә генә карап сайларга тиешмени без?”, ди Фәния Фархутдинова.

Профессор хатынга каршы язылган хатка 50 урыс язучысы кул куйган икән. Исемлектә күренекле язучы Валентин Распутин да бар. Фархутдинова фикеренчә, язучылар хатка кул куяр алдыннан аның эчтәлеге белән таныш та булмаган. Урыс милләтчеләрнең төп максаты – мине эштән кудыру, ди ул.

Фәния Фархутдинова сөйләвенчә, бу шау-шудан соң университетта аның хәленә керәләр икән. Әмма татар булганым өчен миңа каршы көрәш алып барулары ошамый, ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG