Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татары югары вазыйфага үрли


Федераль Таможня хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы, генерал-майор Нәҗип Галикәев тагын да җаваплырак эшкә күчерелә.

Нәҗип Галикәевны Федераль Таможня хезмәтенең Төньяк-федераль округындагы идарәсе башлыгы вазыйфасына тәгаенләделәр. Бу хакта Федераль Таможня хезмәте башлыгы Андрей Бельяниновның фәрманы имзаланган да инде.

Милләте буенча татар булган Нәҗип Галикәев 1967 елда Уфада туып үсә. Башкортстан дәүләт университетының хокук факультетын тәмамлый. Шул вакыттан Башкортстан таможня идарәсе хезмәтендә төрле вазыйфаларны башкара. Ә 2001 елдан таможняның башлыгы вазыйфасына үрләтелде ул. Башкортстан таможня хезмәте идарәсе илдә иң алдынгылар сафына күтәрелде. Монда Н. Галикәевның өлеше бәяләп бетергесез.

Яңа хезмәт урынында - Нәҗип Галикәев җитәкләячәк Төньяк-көнбатыш округы таможня идарәсе карамагына 18 таможня хезмәте керә, шул исәптән Санкт-Петербургныкы да. Иң күп таможня җыемнары кергән төбәккә Уфа татарын тәгаенләү аңа булган зур ышаныч дип бәяләргә кирәк.
XS
SM
MD
LG