Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 04:02

Җитмеш ел буена татардан СССР патриоты ясадылар. Шул ук вакытта үзен туган туфрагыннан аерып кече ватаныннан биздерделәр.

Русиягә кыргый капитализм керүенә карамастан, кинәт кенә татарлар үз тамырларын эзли башлады. Беренче булып Тупли авылында яшәүче Абдулла ага Насыров 2001 елны үз авылы турында китап язды.

Боз кузгалды. Кызыл Су авылы турында да китап дөнья күрде. Менә Мулла авылы турында китап чыгарга тора. Иң зур татар авылы саналган Гали дә китаплы булырга тора.

Чиратка Иске Ярмәк басты. Авыл тарихы белән шөгыльләнүче Фәрид Ширияздан болай ди: "Безнең бәхеткә олы кешеләребез авыл турында бик күп фикерләр язып калдырганнар. Байтуган авылында яшәүче Әбүзәр Бәдретдинов бай материал туплаган.

Узган гасырның 30нчы елларында Казан һәм Мәскәү археологлары Чулпан авылы юлындагы “Җимерек” тауда борынгы имәнкискә цивилизация чорының калдыкларын тапканнар. Камышлы авылы тирәсендәге тимер табылдыклары да тирән гасырга алып китәләр. Бу мәгълүматлар тарих галиме Галина Матвееваның “У истоков Самарского Заволжья” китабында җентекләп язылган.

1737 елгы халык санын алу дәфтәрләрендә Иске Ярмәк теркәлгән. Ләкин дә моңа кадәр бу җирләрдә халык яшәмәгән дигән сүз түгел бит ул. Тарихны кәгазьгә теркәү һәм часовня кую белән чикләргә ярамый.

Унсигезенче гасыр башында хәзерге Камышлы төбәге Надир волостенә кергән. Заманында Надир волостеның җирләре кодрәтле Коканд ханлыгы кадәр булган. Сок һәм Кинель елга аралары гаҗәеп тарихи хәзинәләргә ия. Һәм ул хәзинәләр безнең халык тарихына бәйле. Авылларның исемнәре генә дә ни тора бит. Байтуган, Байтирәк, Байрәкә, Байтермеш, Бакай, Кинель сүзе дә “киң ил”дән ясалган.

Иске Ярмәк авылы турындагы китапны язу өчен зур көчләр туплыйбыз. Һәр тармак буенча җаваплы кешеләрне сайлап куйдык, алар үз чиратында ярдәмчеләрне туплаячаклар.

2010 елда Иске Ярмәкне юбилей көтә. Атаклы якташыбыз Халикъ Садриның тууына 120 ел була. Авторның юбилеена Казанда җыентыгы чыгарга тиеш", диде Фәрид Ширияздан.

XS
SM
MD
LG