Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:56

Мортазинга хөкем карарын уку башланды


Казанның Киров район мәхкәмәсендә хөкемдар Татарстан президентының элекке матбугат вәкиле Ирек Мортазинга карата хөкем карарын укый башлады.

Аны республика җитәкчесе Миңтимер Шәймевка яла ягу, шәхси тормышка тыкшыну, президент турындагы китабында социаль катламнар арасында нәфрәт тудырырга тырышуда гаеплиләр.

Мәхкәмә утырышары ике айдан артык дәвам итте. Аның беренче көнендә утырышка Миңтимер Шәймиев килде һәм гаепләү сүзендә Мортазинга каты җаза бирергә чакырды.

Прокурор журналист һәм Татарстан президентының элекке сүзчесе Мортазинга колониядә 3,5 ел ярым бирергә сорады.

Хөкем карарын уку иртәгә тәмамланырга тиеш.

Мортазин, карар игълан ителгәннән соң, югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG