Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә кешене үлгәнче кыйнаган 3 милиционер тоткарланган


Мәскәүдә кешене үлгәнче кыйнаган 3 милиционер тоткарланган.

Кичә кич, Әнвәр Ибраһимов, Алексей Черников һәм Виктор Кузнецов эчкән килеш, Мәскәү урамында берничә абхаз кешесен кыйнаган. Аларның берсе - Эдуард Гурцкая үлгән. Ул үзе аптекага барып җитә алган, әмма шушында вафат иткән.

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, бу хәлдән соң җинаять эше ачылган. Милиция хезмәткәре гаепләрен таныган, дип хәбәр ителә.

Мәскәү Эчке эшләр идарәсе башлыгы карары белән бу кешеләр эштән куылган. Аларның хәрби җитәкчесе дә вазыйфадан азат ителгән.
XS
SM
MD
LG