Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан егетләре гомере өзелде


Ульяновскидагы “31нче арсенал” хәрби саклагычында дүшәме көнне булган шартлауда Башкортстан хәрбиләре һәлак булды. Алар анда ун көн элек булган шартлаулар нәтиҗәләрен бетерү өчен җибәрелгән булган.

Башта Ульяновски шәһәрендә тәгаен кемнәрнең гомере өзелүе турында, ни сәбәпледер, хәбәрләр бирелмәде. Инде ачыклануынча, анда һәлак булганнарның һәммәсе дә 10 көн элек булган шартлаулар нәтиҗәләрен бетерү өчен Башкортстаннан җибәрелгән хәрбиләр булган.

Башкортстаннан барган хәрбиләр 23 ноябрьдә ун көн элек булган шартлаулар вакытында янчелгән снарядларны машинага төйи башлый. Алар аны шәһәрдән читкә алып китеп зарарсызландырырга тиеш була. Әмма шул чакта шартлаткыч, көтмәгәндә-уйламаганда, шартлый һәм 6 хәрбинең гомерен өзә. Тагын ике кеше каты яралана. Шулай итеп 10 көн элек булганнан да зуррак кайгы-хәсрәт китерә бу янчелгән снаряд.

Каза күрүчеләрнең барысы да Уфа янындагы Алкино-2 авылының 63494 санлы хәрби бүлегеннән килгән була. Капитаннар Дмитрий Щербин белән Дамир Савиных, шулай ук солдатлар Рөстәм Сөләйманов, Наил Урманов (икесе дә Чишмә районыннан), Бөрҗән районыннан Инсур Имангулов, Стәрлетамак шәһәреннән Евгений Долгов шартлау булган урында ук һәлак була. Авыргазы районыннан хәрби хезмәткә чакырылган сержант Марат Сәгыйтов белән Бөрҗән районы егете, кече сержант Илһам Азнагулов каты яралана. Әле алар дәваханәдә калдырыла.

Әлеге каза турында хәбәрләр алыну белән, Башкортстан җитәкчелеге ашыгыч киңәшмә үткәрде һәм һәлак булучыларның гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтү турында килеште.
XS
SM
MD
LG