Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:26

Уфада өч такырбашны хөкем итәргә җыеналар


Русия эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсе хәбәр иткәнчә, Уфадагы өч кешегә милләтара нәфрәт аркасында чит ил кешесен кыйнауда гаепләү белдерелгән. Алар Чад республикасы ватандашын кыйнаган булган.

Гаепләү кәгазьләре прокуратура тарафыннан расланса, бу төркем мәхкәмә алдына басачак.

Чад республикасыннан килгән кешене быел җәй кыйнаганнар иде. Ул хастаханәгә ярдәм сорап килгәч, табиплар милиция чакырта. Шул ук кичне өч яшь кешене тоткарлыйлар. Аларның өйләрендә экстремист китаплар табылган, дип әйтелә.

XS
SM
MD
LG