Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске машиналарны юк итүне киләсе елдан башларга тәкъдим итәләр


Русиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы иске машиналарны юк итүне 2010 елның гыйнварыннан ук башлап җибәрергә тәкъдим итә. Хөкүмәткә 19 төбәктә утильләштерүне башлау турындагы карар өлгесе кертелгән, дип хәбәр ителә.

Әлеге программа 10 елдан артык йөргән җиңел машиналарга кагыла. Иске машинасын юк итүгә тапшырган кешегә Русиядә җитештерелгән теләсә нинди автомобильне алырга 50 мең сумлык сертификат биреләчәк, дип игълан ителде.
Шушы сертификат белән алып була торган машиналарның төгәл исемлеге әлегә расланмаган.

Автомобильләрне алуга кызыксындыру чаралары турындагы тәкъдимне "Бердәм Русия" фиркасы башлыгы Владимир Путин күптән түгел булган фирка корылтаенда ясаган иде.
XS
SM
MD
LG