Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан" һава аланында юлчылар саны арткан


"Казан" һава аланы үктәбрь аенда биргән мәгълүматларга караганда, Русия эчендә һәм халыкара һава юлларында юлчылар күбрәк йөри башлаган.

Үткән елның үктәбре белән чагыштырганда, барлыгы юлчылар саны 13% арткан. Быел чит илләргә 25%, ә Русия эчендә 5% күбрәк кеше очкан.

Әмма һава аланының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу елның соңгы 10 аенда юлчылар саны 14% кимегән.

Кризислы елда юлчылар Русия шәһәрләренә барганда, очкыч түгел, башка транспортка өстенлек биргән. Монда төшү - 21%. Чит илләргә килгәндә, очкыч белән йөрүче юлчылар саны 6% гына кимегән.
XS
SM
MD
LG