Accessibility links

Кайнар хәбәр

Универсиада корылмаларына милли исем эзлиләр


Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин Универсиадага төзелә торган 5 корылмага исем табу өчен бәйге игълан итте.

Метшин сүзләренчә, исемдә Казанның күп милләтле кала булуы, ярышларның халыкара дәрәҗәдә үткәрелүе чагылырга тиеш. Ул русча, татарча, инглизчә җиңел укыла торган булырга тиеш, ди Илсур Метшин.

Сүз Казанның Киров, Авиатөзелеш, Совет, Иделбуе, Яңа-Савин районнарында төзелә торган 5 корылма турында бара.

2013 елга кадәр Татарстан башкаласында берничә дистә корылма сафка басырга тиеш, аларга исем табуда да казанлылар катнаша алачак, диде шәһәр башлыгы.

XS
SM
MD
LG