Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Самар Дуслык йорты икенче мәртәбә мәктәп укучылары арасында плакат язучылар бәйгесен уздырды.

Бәйгенең гомум шигаре былтыр да, быел да: "Русия халыклар дуслыгы белән көчле” дип атала. Быелгысын төгәлерәк кысаларга керткәннәр. Ул “Без Иделдә яшибез” дип исемләнә.

Былтыргы бәйгегә 600 рәсем килгән булса, быелгысында рәсемнәр саны 1025кә җиткән. Катнашучылар саны географияне дә киңәйткән. Конкурста катнашкан 142 мәктәпнең 47се генә Самардан, калганнары өлкәдән. Сызран балалары активлык күрсәтә. Тольяттилар әлегә ярышка кушылмаганнар. Шулай ук татар авылларыннан да плакатчылар күренми.


Узган елны да, быел да рәсемнәрнең күпме килүенә карамастан, күргәзмә диварына тик 100 генә рәсем сайлап алына. Бу рәсемнәр икенче бәйгегә кадәр, ел буена эленеп торачаклар.

“Без Иделдә яшибез” исемле плакатчылар конкурсында катнашучылар рустан тыш үз рәсемнәрендә татар образын сурәтләргә тырышканнар. 100 рәсем арасында калфак, түбәтәй, мәчет манараларын очратып була. Самар Җәмиг мәчетенең сурәте балалар кулы аша кәгазьгә төшкән.

Гомумән алганда һәр рәсем елмаю хисе уята. Әгәр дә узган елны плакатчылар негрларны сурәтләү белән мавыксалар, быел татар, чуаш төсмерләре күзгә ешрак ташлана.


Җиңүчеләр исемлегенә кергәннәр “Этнос һәм культура” журналында басылачак.

Дуслык йорты җитәкчесе урынбасары Светлана Жидкова әйтүенчә, рәсем конкурсында малайлар юк дәрәҗәсендә, әлегә плакат язу кызлар кулында икән. Шул сүзләр яңгырагач, минем янда утыручы ир әйтеп куйды: “Малайлар бизнесмен булырга җыеналар”, дип.
Рәсемнәрне бәяләү һөнәр биеклегенә куелган иде.

Самар шәһәрендә бердәнбер плакатчы, Русиянең рәссамнар берләшмәсе әгъзасы, Самар сәнгать училищесы мөгаллиме Андрей Глинский җитәкләгән жюрига сүз тидерерлек түгел.

Самар Дуслык йортын милләтләр казаны дип әйтергә мөмкиндер. Төрле милләтләрнең фольклор ансамбльләре үзләренең осталыкларын шунда күрсәтә. Дистәгә якын милли газетлар шунда әзерләнә.

XS
SM
MD
LG