Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Хатын-кызга карата көч куллану очракларын беләсезме?


25 ноябрь - хатын-кызга карата көч куллануны бетерү өчен халыкара көрәш көне.

- Бик күп хатын-кызларны ирләре кыйнаганнарын беләм. Кайберләренең балалары квартир бүләргә теләп, акча сорыйлар, бирмәсә кыйныйлар. Иптәш хатынның ире аның эшенә барып аракы эчәргә акча сорый, бирмәсә кыйный.

- Казанның бер районында яшь кызны егетләр машинага көчләп утыртып алып киткәннәр. Әмма бу кыз спортсмен булган, һәм аларга каршы торырга көче җиткән. Аңа тия алмаганнар. Ләкин ул туфлиләрен югалтып, ялан тәпи, авыр хәлдә Отарада яшәүчеләрнең капкаларын шакыган. Анда яшәүчеләр аңа гаҗәпләнмәгәннәр. Мондый хәлләр бездә еш була, дигәннәр. Казаныбыз өчен бик оят.

- Үзара сөйләшкәндә иренең кыйнавы турында зарланган хатын-кызларны ишеткәнем бар. Минем беркайчан да хатын-кызга кул күтәргәнем юк. Әнием, хатын-кызга кул күтәрү, ул көчсезлек, дип әйтә иде.

- Безнең илдә бардыр инде ул андый хәлләр.Үземнең күргәнем юк. Хатын-кызны яратырга гына кирәк. Аның белән бергә матур итеп яшәсәң генә бәхетле буласың.

- Хатын-кыз алдында сүгенү сүзләре сөйләү, аңа сүгенеп эндәшү - аны кимсетү.

- Студентлар, укучылар арасында да начар сүз әйткәннәрне очратабыз. Андыйлар күп хәзер.

- Мин көчләү, кыйнауларга бик каршы.

- Көчләүчеләргә, кыйнаучыларга җәза бик йомшак, җәза катырак булырга тиеш.

- Хатын-кызга кул күтәрү - ул бик зур гөнаһ.

- Мин үзем кыйналып беткән кеше. Бурлар бар нәрсәмне тартып алдылар, улымны урладылар, өемне сатарга мәҗбүр булдым. Мине үтермәкче булдылар, әмма акчам калмагач, үтермәделәр. Хәзер җир белән күк арасында яшим.
XS
SM
MD
LG