Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетның РФ өлешендә теркәү башланды


Дәүләт доменының Координация шурасы вәкиле Марина Мокина хәбәр иткәнчә, кирилл хәрефләре белән теркәлгән беренче адрес - Россия.рф дигән сәхифәнеке булачак.

Мокина сүзләренчә, Координация шурасы РФ өлешендә дәүләт оешмалары өчен кириллча веб адресларны резерв итеп алып калырга җыена.

Россия.рф сәхифәсе әлегә шушы Координация шурасы кулында, соңыннан аны дәүләт оешмаларына тапшыру каралган, диде Шура вәкиле Мокина.

Күптән түгел интернетны багучы халыкара ICANN оешмасы адреслар системына кирил, гәрәп һәм кытай хәрефләрен кертү карарын кабул иткән иде.
XS
SM
MD
LG