Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Аллаһ кунаклары” хаҗ гамәлләренә кереште


Дөнья мөселманнары Согуд Гарәбстанында хаҗ йоласын үтәүгә кереште. Дуңгыз кизүе сәбәпле, быел хаҗга баручылар узган ел белән чагыштырганда азрак булган. Татарстаннан барлыгы 1 меңгә якын кеше киткән. Башкортстаннан – 300дән артык.

Быел хаҗ кылу өчен Согуд Гарәбстанына дөньяның барлык илләреннән 2,5 миллионлап кеше килде. Иң күп хаҗ кылучылар Индонезиядән: 200 мең кеше, Һиндстаннан исә - 164, ә Пакстаннан-140 мең.

Әмма дуңгыз кизүе сәбәпле, быел изге урыннарга баручылар саны шактый кимеде. Чөнки 2008 елны алар 3 миллионнан артык иде.

Узган ялларда Согуд Гарәбстанында дуңгыз кизүеннән 4 кешенең үлгәне әйтелде. Ләкин рәсмиләр кизүнең таралу куркынычы юк дип белдерә.

Согуд Гарәбстаны сәламәтлек саклау министры Габдел Азиз әл- Рабиа әйтүенчә, алар кизү таралмасын өчен барлык чараларны күргән.

“Сәламәтлек саклау министрлыгы барлык кирәкле әйберләрне алды, хастаханәләр әзерләнде. Әлегә күрсәткечләр уңай һәм без борчылырлык әйбер күрмибез”, диде ул.



Татарстаннар әзерлекне алдан күрә

Кайбер төбәкләр үзләре дә ду өлкәдә чаралар күрә. Мисал өчен Татарстаннан хаҗга баручылар өчен хөкүмәт быел 7 табиб биргән. Узган ел алар бишәү генә булган.

“Идел-хаҗ” үзәге җитәкчесе Аяз Мингалиев әйтүенчә, ел саен күзәтелә торган гриппка каршы дарулар ясату белән дә проблема булмаган. Билгеле булганча, Согуд Гарәбстаны быел аны хаҗга килүче һәркемнән таләп иткән иде.

Моннан тыш Татарстандагы “Идел-хаҗ” үзәге Мәккә һәм Мәдинә шәһәрендәге шәхси хастаханәләр белән дә махсус килешү төзегән. Чөнки халык күп булу сәбәпле, дәүләт хастаханәләре тарафыннан авыруларга игътибар җитеп бетми, ди алар.

Мингалиев сүзләренчә, алар йөри алмаган кешеләрне дә Гарәфә тавына алып чыгарга тырышкан. Чөнки хәдис нигезендә, анда булсаң хаҗ үтәлгән санала.























Гомумән мөселманнар өчен хаҗ фарыз гамәлләрдән. Һәм ул Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә хиҗрәт итүенең 9нчы елында фарыз кылынган.

Исламның 5 баганасының берсе саналган бу олы йоланы мөмкинлеге булган һәр мөселман үз гомерендә кимендә бер мәртәбә кылырга тиеш дип исәпләнә.

Мәккәгә хаҗ кылырга килгән чыгышы белән Мароккодан булган канадалы Хәмит Габдел Рәхим дуңгыз кизүеннән курыкмавын әйтә.

“Согуд Гарәбстанында дуңгыз кизүе юк, Аллага шөкер. Моннан тыш бу илдә дарулар, табиблар барысы да җитәрлек, Аллага шөкер. Мин дару салдырмадым һәм дуңгыз кизүеннән курыкмыйм”, ди ул.



Дуңгыз кизүе таралу куркынычы килеп тугач Согуд Гарәбстанында медицина хезмәткәрләре саны да арттытырылды һәм 20 меңгә җитте.

Шулай ук Мәккә, Мәдинәдә 100 меңләп полиция һәм иминлек хезмәте вәкилләре эшли. Моннан тыш, меңләгән видео камералар тәртипне күзәтә.

Хаҗ шартлары

5 көнлек хаҗның үз шартлары бар. Миллионлаган хаҗи беренче чиратта сәгать йөрешенә каршы Кәгъбәтулланы җиде кат әйләнеп чыгарга тиеш.

“Чынлыкта, кешеләр өчен төзелгән беренче йорт – ул Мәккәдәге йорт (Кәгъбәтулла). Анда Ибраһим баскан урын бар. Мөмкинлеге булган һәм ул юлны үтәргә хәленнән килгән кешеләргә ул йортка хаҗ кылуны Аллаһы бурычлы итте” диелә Коръәндә.

Моннан тыш хаҗилар Мәккә шәһәреннән 25 чакрым ераклыктагы Гарәфә тавына менеп, көннең икенче яртысын шунда үткәрә. Аннары Кагъбәгә кайтыр алдыннан Мөздәлифәдә таш җыеп минада шайтанга таш ыргыту йоласын уздыра. Иң соңыннан гает намазы укылгач корбан чалына.

XS
SM
MD
LG