Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда милли мөхтәриятләрнең җыены үтәчәк


Киләсе атнада Казанда Милли мәдәни мөхтәриятләр һәм аларның дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлегенә багышланган конференция үтәчәк. Бу чара Русиянең төбәкләр үсеше министрлыгы ярдәме белән үткәрелә, дип хәбәр итә агентлыклар.

Чарада Дәүләт шурасы рәисе һәм Татарстан халыклар мәҗлесе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин да катнашырга тиеш.

Форумга Русиядәге милли мәдәни мөхтәрият җитәкчеләре, дини һәм иҗтимагый оешма активистлары чакырылган.
XS
SM
MD
LG