Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ “ваһһаби” шәһид китү хыялы белән янган


Мәгълүм православ кыстаучы Даниил Сысоевны үтерү гади җинаять кенә булып калмыйча, сәяси бер вакыйгагә әйләнәчәк дигән шикләр нигезле булып чыкты – мәрхүм тирәсендәге кыбырсынулар дәвам итә. Православ экстремистлар моны үз максатларында кулланып калырга тырыша.

Православ белгечләр берләшмәсе дигән бер оешма Сысоев эшләгән изге Фома чиркәве урамын аның исеме белән атауны тәкъдим итә. Ул гына җитмәгән, “без православлардан Даниил атакай исемендә халык кизүе (дружинасы) төзүне теләр идек» дип белдерә алар Интерфакс агентлыгына. Бу гамәл чиркәүне киләчәктә ихтимал һөҗүмнәрдән саклау өчен кирәк, ди белдерү авторлары.

Кизүдәгеләрнең берүк вакытта урамнарда православ диненә кыстау эшен дә алып баруы карала, шулай итеп Даниил атакай башлаган миссия дәвам иттерелер иде, ди Православ белгечләр берләшмәсе әһелләре.

Сәер идеяләр чиркәү җитәкчелегеннән килә


Русиядә православ дружиналар төзи башлау нияте яңа түгел – чиркәүнең дәүләт һәм җәмгыять эшләренә тыкшынуы арта башлагач, шушы тәкъдим белән мәгълүм рухани Всеволод Чаплин чыккан иде. Шуннан соң яңа патриарх сайланды һәм Чаплин югарырак дәрәтәгә күтәрелде: хәзер ул патриархиянең җәмәгатьчелек белән эшләүче бүлеген җитәкли.

Сысоев үлемен хәзер Чаплиннең шул ниятен тормышка ашыру максатында куллану тырышлыгы бар – “православ дружиналар вакытында төзелгән булса, бездә күп кенә фаҗигаләр булмый калыр иде” дип исәпли Православ белгечләр берләшмәсе.

Урыс чиркәве эчендәге һәм бигрәк тә аның тирәсендәге кайбер сәяси төркемнәр Даниил Сысоев үлеменнән сәяси капитал җыюга беренче мизгелдән үк кереште.

Изге Фома чиркәвендәге җинаять турында хәбәр чыгып та өлгермәде, икенче бер күренекле православ әһел, чиркәү идеологларының берсе Кураев атакай, Сысоевны дин юлында шәһид киткән шәхес дип аны изгеләштерү кирәклеге турында белдерде. Хәзер бу идея православ җәмәгатьчелектә бик актив тикшерелә.

"Сысоев башка руханиләр кыенсынган карашларны белдерә иде..."


Гәрчә Даниил Сысоевның эшчәнлеген хәтта урыслар үзләре дә бик тәнкыйтчән бәяли. “Московский комсомолец” басмасы “Даниил атакай ислам белән ваһһабит кебек сугышты, аның кораллы тарафдарлары гына юк иде. Русия ваһһабитлары яшеренеп ятса, Даниил Сысоев үз карашларын чиркәү кешесе буларак белдереп торды. Димәк, Урыс православ чиркәве Даниил атакайны үз штатындагы бер экстремист буларак тоткан, башка югары әһелләр әйтә алмаган карашларны аңа әйтү рөхсәт ителгән булып чыга” дип яза һәм Сысоев халыкны ислам диненә каршы котыртып, чын мәгънәсендә сәясәт белән шөгелләнде дигән фикер белдерә.

Аның үз вәгазьләрендә дә, язган хезмәтләрендә дә гомумән бар ислам динен, аның рәсүлен мыскыллавы, Аллаһны бер потка тиңләве мәгълүм.

Шушы экстремист-сәясәтчене (ә аның җеназасында патриарх Кирилл үзе катнашты) хәзер чиркәү изгеҗан итә ала.

Шәһид булу теләге белән яшәү


Бу атнада Даниил Сысоевның православ динен кыстау юлында чынлап торып шәһид китү хыялы белән яшәве ачыкланды. Аның әнисе Анна Михайловна (чукынга кадәр Әминә ханым) “Комсомольская правда”га “ул мине үз үлеменә әзерләде – тик торганда гына, дин юлында үлгән шәһидләр турында сүз башлый иде. Янәсе, менә аларның җәннәткә эләгү бәхете булган дип соклана иде”, ди әнисе Анна.

Атакайның шушы омтылышын хатыны Юлия дә раслый. Православ порталларның берсендә ул Даниил турында хатирәләре белән уртаклашып, иренең алдан ук үзен нинди киемдә җирләргә кирәклеген әйтеп куюын яза.

Русиядә экстремистларны гадәттә мөселманнар, башка дин-милләт кешеләре арасында эзлиләр. Даниил Сысоев мисалында андыйларның Русиядә өстенлеккә омтылган православ чиркәвендә дә булуын күрергә мөмкин.

Андыйларның шәбәеп китүе, патриархиянең тиешле бәя бирү-бирмәве, Сысоевны үтерүне гади җинаять итепме, әллә инде сәяси вакыйга буларак караумы – болар барысы да Русия киңлекләрендә яшәгән миллионлаган татар-башкортның тормышына көчле тәэсир ясыячак факторлар булачак.
XS
SM
MD
LG