Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын-кызларга кул күтәрүчеләр кимеми


25 ноябрьдә БМО тарафыннан игълан ителгән хатын-кызларга көч куллануга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Хокук яклаучылар фикеренчә, дөньядагы хатын-кызларның өчтән бер өлеше кыйналган, көчләнгән яки башкача кыерсытылган булган.

Бу саннарны БМОның Хатын-кызлар өчен үсеш фонды китерә. Аның мәгълүматларына караганда, гаиләдә хатыннар, кызларга карата көч куллану шул хәтле киң җәелгән ки, аны бүгенге көндә иң каты кеше хокукларын бозу дип санарга була.

Мондый кыйнаулар, кыерсытулардан хатын-кызларга рак, юл казалары, сугыштан да зуррак куркыныч яный, дип әйтә белгечләр.

Украинадагы 35 яшьлек Алена ханым болгар ире белән 10 ел яшәгән. Ул, иренең мөнәсәбәте бала туганнан соң бик каты үзгәрде, ди сөйли. Ул эчүгә сабышты һәм мине кыйный башлады, ди ул.

Азәрбайҗандагы 20 яшьлек Мәһрибан да өч ел кыйный торган ир белән яшәгән. Мәһрибан ире аңа кеше алдында сукканнан соң гына, аннан аерылырга булган.

Хәзер ул Азәрбайҗанда кеше хокуклары яклаучы булып китте. Ул яңа кешеләр белән аралаша, француз телен өйрәнә, испан теле курсларына йөри башларга тели. Әмма гаилә тормышыннан аның бөтенләй күңеле кайткан, ул башка беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын, дип әйтә.

Таҗикстандагы хатын-кызлар гаиләдә аларны хезмәтче кебек эшләтүенә, милек буларак карауларына, кыйнау, өйдән чыгарга рөхсәт итмәүгә зарлана. Ирдән аерылгач, бала белән урамга куып чыгару очраклары да булган. Бу хакта халыкара оешмага бер яшь таҗик ханымы сөйләгән.

Молдовада да ирләр хатыннарын кыйный һәм төрлечә хокукларын кыса. Анда өйдәге хәлләрдән чыгып качкан хатын-кызлар өчен сыену йорты эшләп килә. Анда аналар балалар белән бергә яши.

Шушы көнгә багышлап Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль секретаре Бан ги Мун мөрәҗәгать белән чыкты. Анда, көчле затлар шуны аңларга тиеш, чын ир-атлар хатын-кызларны һәм балаларны беркайчан да кыерсытмый, диелә.
XS
SM
MD
LG