Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бала төшертүчеләр арта


Республика клиник хастаханәсенә бала төшерергә берсеннән-берсе яшьрәк кызлар килә. Хәтта 14 яшьлекләр дә мондый юлга бара. Бу хатын-кызларның киләчәктә әни була алулары икеле ди табиблар.

Бүген карынындагы балаларына якты дөньяны күрсәтмичә, аларны үтерүчеләр арта. Статистик мәгълүматларга караганда, 18 яшькә кадәр булган кызларның теләксез балага узуы аркасында сабыен үтерү очраклары көннән-көн арта. Республика клиник хастаханәсендә эшләүче Зөлхәбирә Фатыйхова 14-16 яшьлек яшь кызлар да балаларын төшертергә киләләр ди:

“Безгә хәтта 15-16 яшьлек кызлар да киләләр. Мәктәп балаларының яшьли интим тормыш белән яшәүләре бик борчый. Бала төшертергә килгән 16 яшьлек татар кызы 12 яшеннән ир-атлар белән мөнәсәбәткә керүен әйткән иде. Моңа кадәр 14 яшендә бала төшерткәне булган икән инде. Беренче операциядән сәламәтлегенә зыян килмәгән, ә киләчәктә аның әни була алуы инде хәзер икеле”, ди Зөлхәбирә Фатыйхова.

Табиб-гинеколог Зөлхәбирә Фатыйхова
Табиб балалар арасында мәктәптә үк аңлату, кисәтү эшләре алып бару аксый дигән карашта.

“Мәктәпләрдә балаларга аңлату эшләрен 9-10 сыйныфтан гына түгел, 12 яшьтән үк, ягъни 6 сыйныфтан ук алып барырга кирәк. Кызларга гына кагылмый, бу хакта малайларга да сөйләргә кирәк. Чөнки ир-атлар арасында да баласызлыкка сәбәпчеләр күп”, ди Фатыйхова.

Фатыйхова әйтүенчә, атнага 2-3 балигъ булмаган кыз карынындагы баласыннан котыла.

Статистика саннарына караганда, Республика клиник хастаханәсендә бала төшерүләр кимегән. Табиблар исә кимемәгән, киресенчә, бала төшертү арта ди. Хәзер бала төшертү өчен түләүле хастаханәләргә мөрәҗәгать итәләр. Чөнки анда анализлар бирү дә җиңелрәк, кайбер очракта бөтенләй кирәкми дә ди табиблар. Шуңа да бала төшертү, тикшертү түләүсез булган РКБга кызлар кимрәк йөри башлаган.

Кемнәрдер теләксез узган балаларыннан үзләре котыла, икенчеләре хыялланса да, балага уза алмый. Сәбәпләре төрле. Шулай да бу кайгы белән беренче чиратта яшьлегендә хирург-гинеколог өстәленә ятып, үзләре уйлавынча, яшьлек хаталарын төзәтүчеләр очраша ди Зөлхәбирә Фатыйхова:

“Безнең хастаханәләдә бала уза алмау проблемасы белән мөрәҗәгать итүчеләрнең саны бик күп. Яшь вакытта кызлар киләчәкләре турында уйламыйча аборт ясыйлар. Ә кияүгә чыккач, бөтенесе дә тулы гаилә төзи алмый, хатын-кыз балага уза алмый. Шунда гына аларның 15-16 яшьләрендә бала төшерткәннәре искә төшә. Төрле кызның организмы моңа төрлечә җавап бирә ала бит. Хатын-кыз бөтенләй бала табу сәләтен югалтырга да мөмкин”, ди табиб-гинеколог.

Хәзер яшь кызларны әни булу күркәмлеге җәлеп итми. Әле алай гына да түгел, мораль җинаять тә эшли – баласын үтертә.

“Без 12 атнага кадәр аборт ясыйбыз. Бу вакыт эчендә инде баланың йөрәге, аяк-куллары, гәүдәсе формалаша, УЗИдан караганда ул кулларын селкетеп сәлам бирә инде. Табиб булсам да, мин ничә атналык булуга карамастан, бала төшертүне гөнаһ дип саныйм. Аборт ясаучы башка табиб булса, үзем ясамаска да тырышам”, ди Фатыйхова.

Мөселман дине дә, православ дине дә хатын-кызның бала төшертүен җинаять белән тиңли, иң зур гөнаһлар рәтенә кертә.

“Бала төшертү кеше үтерү белән тигез гөнаһ. Дин ягыннан бу гомумән тыела. Аллаһы Тәгалә баланы ике кешегә бүләк итеп җибәрә бит. Бу мәсьәләдә кайбер галимнәрнең фикерләре бар. Әгәр хатын-кызның сәламәтлеге нык булмау, яки авыруы булу сәбәпле бала табу аның тормышына куркыныч тудырса, шул очракта гына ул баладан котыла ала”, ди “Болгар мәчете имамы Марсель Сабиров.
XS
SM
MD
LG