Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:30

Омскиның Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары Новосибирски өлкәсенең Татарски район үзәгендә узган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә катнаштылар.

Анда өлкә һәм район хакимиятләре вәкилләре, җирле депутатлар, кайбер ширкәт җитәкчеләре, күп санлы кунаклар һәм район халкы катнашты.

Тантана район мәдәният йортында барды. Бәйрәм барышында районның авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтләнде, аларга мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, күчмә әләмнәр, кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Тәбрикләү чыгышлары, гадәттәгечә, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Омскидан тәбрикләү сүзе белән авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаучы “АРРС” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Әдхәм Серазиденов чыкты, ”Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре татар җырлары башкарды.

Тантана тәмамланганнан соң барган очрашу вакытында Татарски район хакимияте башлыгы Валерий Носков: “Безнең мәдәният йорты сәхнәсендә беренче мәртәбә татар җыры яңгырады, сез пионерлар булдыгыз”, диде. “Сезнең районда татарлар күпме, татар авыллары бармы?” дигән сорауга аның урынбасары Людмила Шмерева: “Безнең районда төрле милләт халыклары яши, татарлар бар, әмма татар авыллары юк”, дип, җавап бирде.

“Ә районга ни сәбәпле Татарски исеме бирелгән?”, дигән сорауга Людмила ханым халык арасында йөргән бер риваятьне исенә төшерде. “Бу якларда бер татар әбие яшәгән. Ул хайваннарны дәвалаган, кешеләргә ярдәм иткән. Шәһәр салынгач, әлеге әбекәй хөрмәтенә, аңа Татарск исеме бирелгән”, диде.

Шәһәр исеме хакында халык арасында башка риваятьләр дә йөри, рәсми аңлатма да бар. Аның буенча, шәһәр 19нчы гасыр ахырында Себер аша тимер юл магистрале төзегән вакытта барлыкка килә. 1894 елны тимер юл станциясе төзелә һәм аңа станциядән 2 генә чакрым ераклыкта булган Татарка авылы исеме бирелә.


Ә авыл, бу вакыйгадан 150 ел алда, себергә күчеп килгән татарлар тарафыннан төзелгән була. Еллар узып, станциядә яшәүчеләр саны күбәйгәч, 1911 елны Татаркага шәһәр статусы бирелә, 1925 елны ул район үзәге итеп билгеләнә, 1937 елны Новосибирски өлкәсенә кертелә.

Соңгы мәгълүматлар буенча Татарски районында 46 мең кеше яши. Татарлар саны бер мең тирәсе. Район үзәгендә дә, авылларда да татарлар өчен аерым милли чаралар оештырылмый. Дөрес, биредә яшәүче татарларның кайберләре Новосибирскидә яки өлкә күләмендә оештырылган милли чараларда катнаша алалар.

“Без аларны татар мәдәнияте фестивальләренә, конкурсларга һәм башка милли чарарларга чакырып торабыз, әмма районда татарлар аз булгач, талантлар да күп түгел”, ди Новосибирски өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомирова.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә татар коллективының катнашып, уңышлы чыгыш ясавы һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителүе район җитәкчелегендә: “Районыбызда яшәүче татарлар өчен махсус татар концертлары да оештырырга кирәк икән”, дигән фикер тудырган.

“Күрше Омски төбәге белән икътисади юнәлештә бәйләнешләр инде күптән урнашкан. Мәдәни юнәлештә дә эшне җанландырырга вакыт. Озакка сузмыйча, “Умырзая” ансамблен тулы концерт программасы белән чакырырга уйлыйбыз”, диде район хакимияте башлыгы урынбасары Людмила Шмерева.

XS
SM
MD
LG