Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:38

Рамил Бәдретдинов теләге булганнарны бер оешмага берләштерү ягында.

Мәскәүнең студент яшьләре шау-шулы чараларда катнашмасалар да, үз оешмаларына берләшеп, даими рәвештә очрашып, үз максатларына кагылышлы кичәләр уздыралар, проектлар ясыйлар. Ул оешмалар күп түгел кебек. Бер карасаң, кулдагы бармаклар саны да җитәр аларны санарга. Ләкин алар заманча яшиләр, татар мәнфәгатьләрен кайгырталар, шулай ук Мәскәүнең иң абруйлы ук йортларында белем алалар, билгеле ширкәтләрдә эшлиләр.

Менә бүгенге көннәрдә «Аргамак» оешмасы Корбан бәйрәме белән котлап, һәр елдагыча олы яшьтәге милләттәшләребезне корбан итләре белән сөендерергә җыена. Шулай ук «Мирас», «Кардәшлек», «Якташ» оешмалары да бар әле Мәскәүдә.

Ә менә «Бердәмлек» - ул яңа оешма. Аның җитәкчесе Мәскәү дәүләт университетының икенче курс студенты, Татарстанның Кукмара районы егете Рамил Бәдретдинов. Без аның белән мәдәни үзәктә очрашып, әңгәмә кордык.

- Мәскәүдә яшьләр татарлар өчен нинди файдалы эшләр эшли ала. Бәлки сез болай гына бергәләп вакыт уздырыр өчен берләшәсездер?

- Әлбәттә татарлар өчен эшлибез! Без төрле интернет проектларны тормышка ашырабыз. Төрле әдәби кичәләр уздырабыз. Дини йолалар да бездән читтә калмый. Чөнки без ислам диненең мәдәнияткә, яшәешкә булган мөнәсәбәтен беләбез, белергә тиешбез.

- Мәдәни үзәк сезнең өчен нәрсә ул?

- Без биредә очрашабыз. Безнең чаралар өчен һәрвакыт безгә урын бирәләр, яхшы каршылыйлар.

Мәскәү дәүләт университетының икенче курс студенты, Татарстанның Кукмара районы егете Рамил Бәдретдинов.
- Әлбәттә, сезгә урынны мәдәни үзәк бирә. Ә менә милли-мәдәни мохтарияттә дә яшьләр белән эшли торган бүлек бар. Сезнең белән кызыксыналармы соң?

- Әйе, алар безнең хакта беләләр. Ләкин безнең алар белән бергәләп бернинди дә чара уздырганыбыз юк. Без үзебез аерым, алар үзләре.

- Ә менә хисап-сайлау җыелышына чакырдылармы соң?

- Әйе, 22 ноябрьгә чакырган иделәр. Безнең кызлар барганнар иде, тик ябык ишекләргә туры килгәннәр. Калганын инде үзегез беләсез. Ул конференция бер көн алдан үткән булып чыкты. Без бу хакта интернетта да күпләр белән фикер алыштык.

- Бу конференциянең шулай узуына сез нинди фикердә?

- Без монда плюс та, минус та күрмибез. Чөнки бу очракта кем генә уздыруына, кем генә җитәкчелеккә менүенә карамастан, алар барыбер безгә игътибар бирмәячәкләр. Ничек бар - шулай калачак. Без инде бу хакта интернетта күп төрле сөйләшүләр алып барабыз. Яшьләр шулай дип уйлый. Мохтарияттә олы яшьтәгеләр, аларның үз карашы.

- Ә инде яшьләр бу эшләрдә үзләре активлык күрсәтеп, дилбегәне үз кулларына алырга уйламыймы?

- Ул турыда да сүз булган иде. Ләкин без бит олыларны бик хөрмәт итәбез. Алар бәлки үзләре безне чакырырлар. Без әлегә өйрәнәбез генә һәм милли мәдәни мохторият ягыннан бергә эшләргә тәкъдимнәр көтәбез.

Шулай итеп, Мәскәүдә олыларга хөрмәт күрсәтүче, зыялы, һәм акыллы яшьләр укый. Алар туган телләрен дә, үз тамырларын да онытмыйлар. Ә менә бүгенге вәзгыятьтә өлкәннәр аларга үрнәк булырлыкмы соң? Яшьләр нинди нәтиҗә чыгарыр? Ләкин ничек дисәк тә, яшьләр милләт турында уйлый икән, димәк киләчәктә дә өмет бар.

XS
SM
MD
LG