Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортазинга – хөкем, Бәйрәмовага – мәхкәмә


Казан шәһәренең Киров районы мәхкәмәсе Ирек Мортазинны 21 айга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага карата мәхкәмә эше башланды. Казанда татар яшьләре бу вакыйгалардан канәгать булмыйча, пикетка чыкты.

Әлегә кадәр хакимият Татарстанда демократия җитәрлек, күпме кирәк, шуның кадәр дип килде. Әмма хәзер ул булган кадәренә дә күз йомып утырмаска булды – Татарстанда сәяси эшләрне караган мәхкәмә утырышлары ешайды. Ике айга якын Киров районы мәхкәмәсендә Ирек Мортазин эше каралды. 26 ноябрьдә аны 1 ел 9 айга ирегеннән мәхрүм итү хөкем карары чыгарылды.

Мортазинга – хөкем, Бәйрәмовага – мәхкәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:52 0:00


Бу эш тәмамланганда республиканың Чаллы шәһәрендә Милли мәҗлес башлыгы Фәүзия Бәйрәмова эше дә карала башлады. Пәнҗешәмбе алты яшүсмер Бәйрәмованы яклап, Казан үзәгенә Тукай һәйкәле янына пикетка чыкты. Аларның кулларында “Бәйрәмовага тимәгез!” “Фәүзия безнең өчен үрнәк”, “Хөкүмәт, Бәйрәмованы тикшерүне туктат!” дигән шигарьләр күренде. Пикетчыларның башлыгы Наил Нәбиуллин урамга чыгуның максатларын болай аңлатты:


“Бүген көндезге икедә Чаллыда Фәүзия Бәйрәмовага карата мәхкәмә эше башлана. Без аны татар халкының бөек шәхесе дип саныйбыз. Шуңа күрә аны яклап пикетка чыктык. Ул татар халкы өчен күп нәрсә эшләгән, милли җанлы, горур, батыр татар хатыны. 90нчы елларда суверенитетны алуда катнашкан. Хәзер исә ул татарларның тарихын өйрәнә. Бу әлбәттә Русиягә ошамый. Күптән түгел илдә “О фальсификации истории в ущерб Российской Федерации” дигән канун да кабул иттеләр. Дөреслек күзгә бәрә дигән мәкаль дөрес. Хәзер Бәйрәмованы нахакка җаваплылыкка тарталар”, ди Нәбиуллин.

Ирек Мортазинның да мондый яклаучылары да бар иде, билгеле. Аны яклап пикетка да чыгып карадылар. Кайберләре әле дә, ярдәм итәргә әзербез дип, мәхкәмә утырышларына килә, интернеттагы сәхифәләргә яклау хатлары яза. Тик нәтиҗәсе аз булды. Хакимият үз көчен күрсәтте, үзен тәнкыйтләүне хәтта, Мортазин очрагында социаль катламга нәфрәт уяту дип, ә Бәйрәмова очрагында - милләтара низаг чыгару дип атарга тырышты.

Мәхкәмә Мортазинны гаепле таныса да, үзе ул моның белән килешми. Алдан әйткәнчә, Мортазинның Югары мәхкәмәгә шикаяте инде әзер. Анда ул үзенең җиңәчәгенә ышана.
XS
SM
MD
LG