Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:36

Барадай: Иран тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итми


Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл-Барадай Иран халыкара атом тикшерүчеләре белән хезмәттәшлек итми дип белдерде.

Тиздән вазифасыннан китәчәк Барадай шулай ук Тәһранның Халыкара атом энергия идарәсе тәкъдим иткән, Ирандагы уранны читтә баетып кайтару турындагы килешүне кабул итмәвенә дә үкенеч белдерде.
Барадай боларны Венада идарәнең 35 әгъзадан торган Идарәчеләр шурасының 2 көнлек утырышы ачылышында чыгыш ясаганда әйтте.

Дипломатлар әйтүенчә, утырышта Иранның халыкара җәмәгатьчелек таләпләренә буйсынмавын хөкем итүче резолюция хупланыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG