Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Русия кырымтатарларын гаепләп, чик буенда көч туплый”


Кырымтатарлары милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев сүзләренчә, Русия матбугатында бүген аларга каршы шактый гына мәкаләләр басыла. Һәм кырымтатарлары көчәеп Чечня, Косоводагы кебек хәл килеп чыгарга мөмкин дигән мәгънә салына.. Шул ук вакытта Русия үзе Украина белән чик буена көч туплый.

Украинада президент сайлауларына әзерлек барганда, кырымтатарлары 5 декабрьдә үз корылтаен уздырачак. Һәм шунда нәкъ кайсы ил башлыгына өстенлек бирү турында сөйләшү булачак.

Әлбәттә, президентлыкка намзәтләр дә кырымтатарларын үз ягына аудару ысулларын эзли. Әмма Мостафа Җәмилев әйтүенчә, мөгаен алар сайлауның беренче турында аерым бер намзәткә тавыш бирмәс. Бары икенче турда гына үз карашларын белдерер.

“Һәрхәлдә 5 декабрь көнне булачак корылтайда мин шуны тәкъдим итәчәкмен. Беренче турда һәркем үзенчә эшләсен. Без хәзер намзәтләрнең һәркайсына кырымтатарлары проблемаларына карашларын, мәсьәләләрнең чишү юллары нигезендә нинди эшчәнлек алып барачагын сорап мөрәҗәгать иттек. Моннан тыш безне Украинаның НАТОга керү-кермәү мәсьәләсе дә, Кара диңгез флотының 2017 елдан соң Кырымда калу-калмавы да кызыксындыра. Һәм намзәтләрнең әлеге мәсьәләдә карашларыннан чыгып инде кемгә тавыш бирүне хәл итәчәкбез”, ди Җәмилев.

Ике ватандашлык

Билгеле булганча, Украинаның хәзерге президенты Виктор Ющенко 2017 елдан соң Русиянең Кырымдагы Кара диңгез флоты килешүен озайтмаячагын әйтте. Әмма Кырымда әле бүген Русия яклы халык шактый. Һәм аларның кайберләрендә инде Русия паспортлары да бар. Украинада ике ил ватандашлыгы тоелса да Русия моны ил кануннарыннан качыртын эшләгән. Һәм Җәмилев сүзләренчә, киләчәктә Кырымда Грузиядәге кебек вәзгыять килеп туарга мөмкин.

“Чөнки Русия Грузиягә һөҗүмне нәкъ үз ватандашларын яклау белән аңлатты. Осетин һәм абхазларның да Русия паспортлары бар иде”, ди ул.

Җәмилев хәзер ике ватандашлык өчен җавап тоту кануны эшләнүен әйтә һәм аның Югары Радада кабул ителәчәгенә ышана.

“Әлбәттә бүген Путин Украинага карата бернинди җир дәгъвалары юк дип белдерә кебек, шул ук вакытта ул андагы урысларның хокуклары истә тотылырга тиеш, ди. Хәтта бер тапкыр “Кырым мәсьәләсен күтәрү нигезсез, чөнки анда урысларның бар таләпләре дә үтәлә” дигән иде. Әмма вакыт узу белән Путин урысларның хокукы бозыла дип тә сөйләргә мөмкин. Һәм моның өчен сәбәп тә тудырылуы ихтимал. Чөнки Русия моны яхшы эшли”, ди Җәмилев.

“Столичный новости”га биргән әңгәмәсендә ул моңа мисал да китерә. Мәсьәлән экстремистик яки сепаратист оешмалар Украина байракларын тартып төшереп, ниндидер тәртипсезлекләр тудырачак. Нәтиҗәдә дәүләт оешмалары аларны кулга алачак. Шуннан инде урысларны кысрыклыйлар һәм аларны якларга кирәк дигән мәсьәлә туарга мөмкин.

“Иң куркынычы моның өчен хәтта Кырымга гаскәр кертергә дә кирәкми. Чөнки Русиянең монда 17-20 меңлек хәрбидән торган шактый көчле Кара диңгез флоты бар. Моннан тыш Русия Украина чигенә ниндидер хәрби көчләр туплый, һәрвакыт һава көчләре ярдәмендә күзәтү алып бара, хариталар булдыра, планнар төзи дигән мәгълүматлар килә”, ди Җәмилев.

Аның әйтүенчә, сайлау якынлашу сәбәпле Украина җитәкчелеге әлегә бу мәсьәләне күрмәмешкә салыша. Чөнки илдә Русия яклы кешеләрнең күп булуы сәбәпле, һәр намзәт күбрәк тавыш җыю өчен Мәскәү белән үз “уеннарын” алып бара.

Кырымтатарларына өстерәләр

Әлбәттә Русия матбугатында бүген Украиананы кырымтатарлары белән куркыту бара. Чечня яисә Косоводагы хәл килеп чыгачагына ишәрәләр ясала. Кайбер матбугат чараларында хәтта кырымтатарлары сугышчылар әзерләр өчен Төркиягә җибәрелә дигән мәгълүматларны да очратырга була.

Җәмилев моны сафсата дип атый.

“Безнең Төркия белән дәүләт килешүе бар. Шуның нигезендә ел саен югары уку йортына керү өчен бушлай квоталар бирелә һәм 20-30 студент дәүләт университетына җибәрелә”, ди ул.

Җәмилев Кырымдагы урысларның да үзләренә карашлары алай ук уңай булмавын әйтә. Чөнки озак еллар дәвамында кырымтатарларга каршы пропаганда алып барылуы эзсез калмаган. Күп кенә урыстеллеләр нәкъ кырымтатарлары җирләренә кереп утырып, аларның малларына ия булган кешеләр. Һәм аларга еллар дәвамында кырымтатарларын сөргенгә җибәрү урынлы дип әйтә килгәннәр.

“Бу карашны үзгәртү өчен әле шактый еллар кирәк булачак. Әмма кырымтатарларына каршы котырту өчен әле сәяси һәм сепаратист көчләр җитәрлек. Һәм алар шуның ярдәмендә яши. Имеш, урыс халкын татарлардан, украиннардан яклый. Бу исә Мәскәү тарафыннан куәтләнә. Русия басмаларындагы Кырым турындагы мәкаләләрне карасагыз аларның 90% безгә каршы язылган”, ди кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев.
XS
SM
MD
LG