Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлускони Беларуска бара


Италия премьер-министры Сильвио Берлускони дүшәмбедә рәсми сәфәр белән Беларуска бара. Ул соңгы дистә ярым елда “Европаның соңгы диктатурасы” дип аталган илгә барачак беренче Көнбатыш җитәкчесе. Бу сәфәрнең максаты нәрсәдә?

Италия премьер-министры Сильвио Берлускони соңгы 15 елда Минскига сәфәр кылачак Европа Берлегенең беренче җитәкчесе. Европа рәсмиләре Беларус президенты Александр Лукашенканы “Европаның соңгы диктаторы” дип атый һәм моңарчы анда барудан тотылып килде.

Ни өчен Берлускони Беларуска нәкъ менә хәзер барырга булган?

Сәфәренең рәсми сәбәбе “кунак ашы кара-каршы” дип аңлатыла. Шушы елның апрелендә Лукашенка Италиягә барып Рим папасы белән очрашты, Берлускони һәм Италиянең тышкы эшләр министры Франко Фраттини белән аш мәҗлесендә катнашып кайтты.

Ләкин Берлускониның Минскига баруын җавап сәфәре дип кенә аңлату җитәрлек түгел. Брюссель белән Мински арасында киеренкелек әле дә саклана.

Лукашенка Ватиканда Рим папасы белән очраша
2004 елда Европа Берлеге Беларусның югары рәсмиләренә, шул исәптән Лукашенкага да виза бирүне тыелган иде. Бу чикләү соңрак йомашртылды, рәсмиләрнең күбесеннән, шул исәптән Лукашенкадан да виза чикләве алынды.

Ләкин Беларусның биш рәсмие, шул исәптән сайлау комиссиясе рәисе һәм оппозиция вәкилләренең югалуы өчен җаваплы дип саналган рәсмиләргә кертелгән чикләү әле дә көчендә.

Шул ук вакытта Брюссель Минскига, сәясәтен үзгәрткән очракта, аның белән элемтә урнаштыру мөмкинлеге турында даими сигналлар җибәреп тора.

Белгечләр фикеренчә, Берлускониның Минскига баруы шундый “сынау ташларының” берсе булырга мөмкин.

“Берлускониның Минскига баруы күпмедер дәрәҗәдә Италиянең тышкы сәясәтен чагылдыра, – ди Римдагы халыкара бәйләнешләр институты белгече Жан-Пьер Дарнис. – Берьяктан Италия Кушма Штатлар тарафдары, НАТО һәм Европа Берлеге әгъзасы. Икенче яктан, аның проблемлы илләр белән эш итү тәҗрибәсе бар. Либия белән бәйләнешләр моңа мисал булып тора.”

Белгечләр фикеренчә, Берлускони Европа Берлегенең йөзенә кызыллык китерми генә Минскига барып кайта алган сирәк рәсмиләрнең берсе. Ул үзен гомум кагыйдәләргә буйсынмый торган мөстәкыйль җитәкче итеп күрсәтергә ярата. Шул ук вакытта аның чит илләргә бушка гына йөрмәве дә мәгълүм.

Беларусның әллә ни табигый ятмалары юк, ләкин ул Русия белән Европа арасында транзит ил санала. Шулай ук, аның Көнбатыш технологиясенә мохтаҗ булган шактый зур саклану сәнәгате бар.

Берлускони премьер булудан тыш, медиа-магнат буларак, илдәге мәгълүмат чараларының яртысын диярлек контроль итә. Шулай ук, ENI энергетика ширкәте һәм галәм өйрәнү, саклану һәм иминлек тармагында эшләүче Finmeccanica төркеме белән тыгыз бәйләнештә тора.

Шуңа күрә Берлускониның Минскига сәфәре артында һәртөрле дәүләти дә, шәхси дә мәнфәгатьләр була ала.
XS
SM
MD
LG