Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:13

Сембердә, ниһаять, Идел аша олуг күперне рәсми ачу тантанасы булды. Шул арада җирле сәясмәннәр һәм журналистлар яңа күпергә исем эзлиләр. Бу җәһәттән бәйге дә игълан ителгән иде.

Чынлап та бөтен Русия киңлекләрендә үк андый күперләр сирәк. Тик менә тантаналар алдыннан булган кайбер күңелсез вакыйгалар бәйрәм рухын беркадәр шиңдерделәр дә.

Арсеналдагы ике шартлаудан соң тагын да бер шартлау булды бит әле. Хәер, монысы әллә ни олуг фаҗига дип саналмый: бензин салу станциясендә – ике эретеп ябыштыручының хәвефсезлек кагыйдәләрен бозулары аркасында гына чыккан ул. Эшчеләрнең берсе вафат булган, икенчесе каты яраланган. Бу вак-төяк шартлау турында сүз озайтмаска да булыр иде дә… Янәшә-тирәдә яшәүчеләр моны да арсеналда тагын 3-нче шартлау дип кабул иткәннәр, ди.

Куркытылган халык теләсә нинди шартлауны да олуг фаҗигадай кабул итә кебек инде. Әйтик, арсеналда калган корал запаслары махсус полигонда шартлаталар. Аннан ерак түгел урнашкан Красный яр авылы халкы, алдан ук белдерелгән булуга карамастан, бу шартлау тавышларын да арсеналда 3-нче шартлаудыр дип куркуга төшкән. Аңлаткач та, ризасызлык белдергәннәр. Янәшәдә генә кулланылган су тазарту корылмаларына да, җир астындагы иске торбаларга да зарар килүе ихтимал, дигәннәр.

Шартлаулар зарары иң кимендә 250 миллион рубль булыр, диләр. Ләкин җирле парламент нибары 30 миллион тапкан, шәһәр Думасы 10 миллион табарга вәгъдә иткән. Арсеналдагы шартлаулар аркасында 540 хезмәткәр эшсез калган.

Шундый бик үк күңелле булмаган шартлар булуына карамастан, хакимият күпер ачуны олуг тантанадай оештырды. Иртән үк күпергә Русия төбәкләре үзәкләре башлыклары һәм өлкәнең районнары җитәкчеләре махсус чакыру буенча килделәр. Күпер аша спорт ветераннары йөгереше булды, күпер астыннан “моржлар” йөзеп чыктылар, РОСТО исемле аэробклуб парашютчылары һавадан сикерделәр.

Күперне рәсми ачу 13 сәгатьтә кызыл тасманы кисүдән башланды. Аның кисәкләрен төбәк, шәһәрләр һәм районнар башлыклары бергәләп кистеләр. Архиепископ Прокл күпергә изге су сипте. Мөфти Сәүбән хәзрәт тә дога укыды.

Тасманы кисеп ерак китмәделәр. Шунда ук Сергей Морозов берничә килешүгә кул куйды. Аның фикеренчә, бу күпер күп инвестицияләр керүенә этәргеч бирер. Һәм Сембердә генә түгел. Артабан ул президент белән ни турында сөйләшкәнен дә җиткерде.
“Мин бүген рәсми рәвештә әйтә алам: президент белән сөйләшкәндә Димитровград каласының киләчәк үсеше турында сүз тоттым. НИИАР базасында ядрә-инновацион үзәк булдыру тәкъдим керттем. Бу проект унар миллиард рубль акча китерәчәк һәм йөзәр меңләгән эш урыннары тудырачак”, диде ул.

Яңа күпер аша узу түләүле булачак, дигән сүзләр дә ишетелде. Шундый ният “Автодор” исемле дәүләти ширкәт планында бар икән. Сарытау өлкәсенең Пристанное авылы тирәсендәге күпер үрнәгендә. Хәер, монысына әллә ни пошынмаска да мөмкиндер. 1914 елда төзелгән иске күпер аша бушлай йөрү хокукы саклана ич әлегә. Моңа объектив сәбәпләр дә юк түгел.

Яңа күпергә юл шәһәрдән төньякта Казан трактында урнашкан Лаиш авылы яныннан борыла. Шәһәрнең исә үзәк өлешеннән анда барып йөргәнче, иске күпер аша Иделаръягына чыгу күпкә якынрак була. Һәм элекке күпернең транзит машиналарыннан котылуы, андагы даими бөкеләрдән дә коткарачак. Яңа күпер исә Сембер каласының үзәк өлешендә ихтыяҗы булмаган транзит машиналарына ифрат та җайлы булачак.

Ә кичен халык өчен гаммәви чаралар оештырылды. Иделаръягында – Яңа шәһәрдә “Күпер утларын кабыза” дигән программа буенча олуг тамаша булды. Шәһәр үзәгендә – Ленинның 100 еллыгы мәйданында “Балаган лимитед” дигән төркем зур концерт бирде. 20 сәгатьтә яңа күпер өстендә һәм шул ук мәйданда лазерлы тамаша һәм ут бәйрәме - фейерверк булды.

Ә шул арада җирле сәясмәннәр һәм журналистлар яңа күпергә исем эзлиләр. Бу җәһәттән бәйге дә игълан ителгән иде. Мөмкин исемнәр арасында “Симбирский”, “Пальцинский” ди бар иде. Соңгысы – күпер янәшәсендәге утрау исеме. Аннан тыш Новый, Северный дигән тәкъдимнәр дә яңгырады. Президентский дип тә атамакчылар. Нигезләмәсе – иске күпернең үз заманында Императорский дип аталуыннан. Тик менә “Президентский” булса, кайсы президент күздә тотыла соң? Горбачев вакытында проект туды. Ельцин вакытында төзелеш пыскып торды. Әллә Путин яки Медведевмы?

Хәер, эш исемдә түгел. Шундый олуг шау-шулар шартларында сафка баскан күпер үз бурычын үтәсен генә.

XS
SM
MD
LG