Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Франция премьерлары очраша


Франциядә Париж янындагы Рамбуе сараенда ике яклы дәүләт комиссияләрнең утырышы башланды. Анда Русия һәм Франциянең премьер-министрлары катнаша. Утырышка кадәр Владимир Путин Франсуа Фейон белән аерым сөйләшүләр уздырды, дип хәбәр ителә.
Сәфәрнең максаты – икътисади хезмәттәшлек, дип әйтелә. Аерым алганда Русия премьеры Францияне "Төньяк агым" һәм "Көньяк агым" газ үткәргечләрен төзү проктларында активрак катнашырга чакыра.

Шулай ук “Рено” концернының “АвтоВАЗ” ширкәтен коткаруда катнашуы мөмкин диелә.
XS
SM
MD
LG