Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан оппозициясе халыкны кузгата


Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин

Башкортстан Берләшкән оппозициясе шимбә көнне Уфада урым җыены оештыра. Анда хакимиятләргә каты таләпләр куелачак.

Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасына керүче оешмалар вәкилләре әлеге пикет белән үзләренең көзге-кышкы чордагы каршылык чараларын башлавы хакында белдерә. Бу шимбәдә булган пикеттан соң алар декабрь аенда да зур күләмле 3 митинг оештырачагын белдерде. Бу хакта Берләшкән оппозиция килештерү шурасына кергән оешмалар җитәкчеләре киңәшмәсендә килешенде.

Ә 28 ноябрь көнне Уфа шәһәре хакимияте бинасы каршында, Ленин исемендәге мәйданда үтәчәк урам җыенында, нигездә, хакимиятләрнең гамәлләренә каршы юнәлдерелгән таләпләр куела. Болар хакында Берләшкән оппозиция җитәкчесе урынбасары Мәҗит Хуҗин мәгълүматлар бирде.

“Илдәге икътисадый кризиска сылтанып, республика һәм Уфа хакимиятләре һәртөрле бәяләрне күтәрергә җыена. Шул ук вакытта халыкның тормыш хәле көннән-көн мөшкелләнә. Без мондый хәлдә битараф кала алмыйбыз. Миллионнан артык кеше яшәгән Уфа шәһәре башлыгы Качкаев әфәндегә каты таләпләр куябыз ”, - ди Мәҗит Хуҗин.

“Декабрь аендагы урам җыеннарының беренчесе күренекле татар язучысы һәм татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Фәүзия Бәйрәмованы яклауга багышланачак, - ди Мәҗит Хуҗин. - Анда, республикадагы 18 татар җәмәгатьчелек оешмасы белән бергә, Берләшкән оппозициягә керүче башка оешмалар да катнашачак”.
XS
SM
MD
LG