Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан бәйрәм – муллык бәйрәме


Башкортстанда да җомга көн Корбан бәйрәм башланган көн булды. Республика халкы өчен рәсми ял көне дә ул.

Соңгы елларда Башкортстанда Корбан бәйрәмгә зур әһәмият бирелә. Мәрхүмнәр рухына багышлап корбан чалучылар да елдан-ел арта бара. Быел да республикада Корбан бәйрәм бик колачлы үтәчәк. Моны бәйрәмнең беренче көне үк ачык дәлилләде.

Корбан гаете чаралары иртәнге сәгатьләрдә үк республиканың һәр төбәгендә иртәнге намазлар һәм вәгазьләр белән башланды. Уфадагы иң зур чара, һәр елдагыча, “Ләла-Тюльпан” Җәмигъ мәчетендә үтте. Анда меңнән артык кеше килгән иде. Мәчет эченә сыймаган мөселманнар урамда торып гыйбадәт кылды. Көннең салкын булмавы да уңай туры килде бу көнне.

Мәчеткә җыелучылар алдында баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин бер сәгатькә якын бәйрәм вәгазен сөйләде. Бу вәгазь Башкортстан “Юлдаш” телевидениесе аша тулысынча туры эфирда күрсәтелде. Тәлгать хәзрәтнең чыгышы, гадәттәгечә, дини һәм әхлак темаларына гына булмыйча, ил эчендәге сәясәтне дә, дөньяда булып яткан киеренке хәлләрне дә үз эченә колачлады.


Чыгышының зур өлешен Тәлгать хәзрәт урыс телендә сөйләде. Ил президенты Д. Медведевның һәм премьер-министр В. Путинның котлауларын да укып ишеттерде баш мөфти. Вәгазенең азагында Тәлгать Таҗетдин мөселманнарга иминлек, саулык теләде.

Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның бәйрәм вәгазен тыңлаганнан соң, “Ләла-Тюльпан” мәчетенә җыелучылар бергәләп гает намазын укыды. Аннан соң мөэмин мөселманнар хәерләр өләште һәм мәчет ишегалдына чыкты. Анда инде берничә машинада корбанлык сарыклар китерелгән иде. Ике-өч сәгать эчендә йөздән артык сарык корбан китерелде биредә. Бәйрәмгә килүчеләрне хуш исле пылау һәм кайнар шулпа белән сыйладылар.

Башкортстан мөселманнары диния нәзараты башлыгы, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге дин әһелләре вәкиллеге бәйрәмнең беренче көнен Уфа янындагы Алексеевка авылы мәчетендә билгеләде. Шунда ук корбанлык маллар да чалынды, килгән халыкны кайнар аш белән дә сыйладылар.


Уфадагы Корбан гаете чаралары тагын Тукай урамындагы борынгы Җәмигъ мәчетендә, “Ихлас”, “Гуфран”, “Хәмзә” мәчетләрендә һәм башка мәхәлләләрдә дә оештырылды. Аларның һәммәсендә дә урамда зур казаннарда кайнар аш һәм пылау пешерелде. Бәйрәмгә килүчеләр генә түгел, ә урамнан үтеп баручы һәммә кеше - мөселманы да, башка дин вәкилләре дә сыйланды.

Алдагы көннәрдә дә Корбан гаете чаралары дәвам итәчәк. Бәйрәм барышында корбан чалулар да, туган-тумачаларны аш мәҗлесенә чакырулар да була. Шулай ук кайбер төбәкләрдә бу көннәрдә яңа мәчетләр ачу да каралган.
XS
SM
MD
LG