Accessibility links

Ирек Мортазин сөргенгә җибәрелә


Татарстан президентының элекке сүзчесе Ирек Мортазинны Киров районы мәхкәмәсе 1 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм итте. Әмма Мортазин төрмәдә утырмаячак, хөкем карарын сөргендә генә үтәр дип көтелә.

Журналист исә 26 ноябрьдә чыгарылган хөкем карары белән килешмәде. Үзенең яклаучысына Татарстан Югары мәхкәмәсенә кассация шикаяте язарга кушты. Моның өчен аның 10 көн вакыты бар. Югары мәхкәмә исә Мортазин шикаятен канун нигезендә бер ай эчендә карарга тиеш. Алай да кайбер сәбәпләр килеп чыгу аркасында шикаять айдан артык та карала ала. Эш алайга китсә, Ирек Мортазин яңа елны СИЗОда, ягъни вакытлыча тоткарланып тору урынында да каршы алырга мөмкин.

“Журналистлар Мортазиннан зур җинаятьче ясады”

27 ноябрь көнне чыккан газетлар Мортазинга чыгарылган хөкем карарына шактый зур игътибар биргән. Татарча газетлар исә Мортазин эшенә битарафлык күрсәтә. Президентның элеккеге сүзчесенә чыгарылган хөкем карарын татар басмалары кыска хәбәр рәвешендә генә биргән.

“Безнең гәҗит” мөхәррире Илфат Фәйзрахманов фикеренчә, Ирек Мортазиннан зур җинаятьче ясарга кирәкмәс иде.

Илфат Фәйзрахманов
“Гафу итәргә мөмкин иде. Чөнки ул профессиональ журналист. Кичә “Эфир” каналы аны зурлап фаш итте. Бәлки, Ирек үзе дә хатасын аңлагандыр. Сер бирмәскә генә тырышадыр. Аның хатасы чынлап та бар. Әмма сабак алгач, кешене гафу итә белергә дә кирәк. Аңа мондый зур хөкем чыгарырга кирәкми иде. Баш бетерлек бәлалар китергән вакыйга булды дип санамыйм”, ди Илфат Фәйзрахманов.

“Звезда Поволжья” газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов гаепләнүче турында аны дәваларга кирәк дип тә әйтеп куйды. “Акыллы кеше президент турында мондый сүз таратмый. Хәер, шайтан белсенмени аны. Иртәгә Путин яки Медведев үлде дип тә тә язарга мөмкин”, ди Әхмәтов.

Мортазин Ленин кебек сөргендә

Мәхкәмә карары үз көчендә калдырылса, Мортазинны Минзәлә яки Мамадышның сөрген-колониясенә җибәрәчәкләр. Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина сүзләренчә, Мортазин сөрген шартларында читтән торып укый да ала.

“Җинаять үтәүнең шартлары “Җинаять башкару” кодексында билгеләнә. Шушы кодексның 129 маддәсендә әйтелгәнчә, алар сөргендә саксыз йөри ала. Дөрес, колония хакимияте аларны күзәтә, әмма барыбер сак астында йөрмиләр. Әгәр җитәкчелек рөхсәт бирсә, хөкем ителүче колониядән тыш җирләрдә дә рәхәтләнеп хәрәкәт итә ала. Гадәти кием йөрергә хокуклары бар. Үзләре янында кыйммәтлле әйберләр, акча тота ала. Почта аша әйбер алу, туганнар белән күрешү саны да шулай ук чикләнмәгән. Башка колонияләрдә ул чикле, әмма колония-сөргеннәрдә бу яктан иркенлек.
Ирек Мортазин


Тоткын үзен тәртипле тотса, колониядән читтә фатир яллап гаиләсе белә дә көн күрә ала. Бары тик берничә мәртәбә колония хакимиятенә билгеләнеп китәргә кирәк була. Әлбәттә, ул колониянең эчке тәртипләрен үтәргә тиеш. Колониядә эшләгән өчен хезмәт хакы да хезмәт кодексы нигезендә түләнә”, ди Зөбәйдә Яхина.

Мортазинга билгеләнгән колония-сөрген шартлары каты режимлы колонияләрдән аерылып тора. Тарихка күз салсак, Мортазинга билгеләнгән җәзаны патша чорындагы байлар сөргене белән чагыштырап була. Русия инкыйлабы юлбашчысы Ленин да 1887 елда Казан университетында ясаган тәртипсезлекләре өчен хәзерге Питрәч районындагы Кокушкино авылына озатылган була. Хәзер авылны Ленино Кокушкино дип тә атыйлар.
XS
SM
MD
LG