Accessibility links

Кайнар хәбәр

Булачак журналистлар подиумга менде


Җиңүчеләр
Җиңүчеләр

Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетының иң чибәр, тапкыр кыз һәм егетен сайладылар. Алар факультетның “Мисс”ы һәм “Мистер”ы дәрәҗәсен алды.

26 ноябрьдә Казан кичке күңел ачу клубларының берсендә чараның икенче туры узды.

Моңа кадәр “Татар егете” кебек чаралар оештырылса да, факультет тарихында “Мисс һәм Мистер” беренче тапкыр үткәрелә. Журналистика һәм социология факультеты деканы Васыйл Гарифуллин чара татар, рус, һәм факультетта укыган башка милләт студентларын берләштерү өчен дә үткәрелде ди.

Гүзәллек узышында катнашучылар

“Безнең факультет студентларының университет күләмендә милли төсмер алган “Татар егете” узышы да үткәргәннәр иде. Менә хәзер студентлар факультет күләмендә дә үткәрергә теләк белдерде. Бөтен оештыру эшләрен үз өсләренә алдылар, без, әлбәттә хупладык. Бу чара элеккеләреннән аерыла, монда төрле милләт вәкилләре - урыслар да, татарлар да, гомумән, бөтен теләүчеләр катнаша алды. Факультетта безнең урыс милләтеннән булган студентлар күбрәк тә бит. Бу факультет студентларын берләштерү йөзеннән шундый интернаөиональ рухтагы чара иде”, ди Васыйл Гарифуллин.

Җиңүче Илдар Нурмөхәммәтов

Журналистика факультеты деканы студентлар теләге белән оештырылган бәйрәм студент тормышын ямьләндерә, факультет өчен кирәк чара дип белдерде.

Катнашучылар үзләренең эчке дөньяларын ачарга тырышты, төрле чыгышлар ясады. Кемдер бию, икенчесе җыр, өченчесе җыр һәм бию башкарды. “Дефиле” узышына факультет студентлары төрле герой костюмнарында үзләре сайлаган образны күрсәтте.
Бәйгедә катнашучыларны чараның иҗади төсмердә булуы җәлеп иткән. Татар журналистика бүлегендә белем алучы, “Мисс” дәрәҗәсенә дәгъва кылучы Эльвира Әхтәмова дә шулай уйлый.

Чарада катнашучы Эльвира Әхтәмова

“Узыш миңа үзенең иҗадилыгы белән ошады. Бию, җыр, сүз остасы талантларын күрсәтергә, фантазияне җигәргә кирәк иде. Бөтен катнашучылар да оригиналь, үзенчәлекле һәм талантлы иде”, ди Эльвира.

Узыш нәтиҗәләре буенча иң гүзәл кыз итеп Динара Корбанова билгеләнде, факультетның Мистеры дәрәҗәсен Илдар Нурмөхәммәтов алды. Әмма мәртәбәле жюри әгъзаләре фикере белән халык фикере тулы килешү тапмады.

Катнашучылар

“Катнашучылар арасында 3 кыз бик таланлы да, чибәр да, тапкыр да иде: Эльвира, Лилия, Майа. Халык өчесенең берсе җиңәр дип көткән иде. Минем уйлавымча, жюри ул өч кызны аермас өчен шулай эшләгәндер, талантлыгы белән аерылып тормаган кызны җиңүче итеп таптылар” ди чарага килүче Гүзәл.

Журналистика факультеты деканы төрле милләт студентларын берләштерүгә корылган чара традициягә дә кереп китәргә мөмкин ди.
XS
SM
MD
LG