Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гайнетдин тарихны үзгәртүгә юл куймаска чакыра


Русия Мөфтияләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Русия халкын тарихны онытмаска һәм аңа нигезләнеп илнең чәчәк атуы өчен эшләргә чакырды.

"XXI гасырда без яңартылган дәүләткә кердек. Ләкин бу тарихыбызны онытабыз дигән сүз түгел. Яңару тарихны үзгәртү, күңелләрдәге һәйкәлләрне җимерүне аңлатмый", диде ул җомга көнне Корбан бәйрәме уңаеннан Җәмигъ мәчеттә ясаган чыгышында.

"Киләсе 2010 ел - юбилей елы. Русия Бөек Ватан сугышында җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәчәк. Авырлыкларны кичергән һәм дошманны җиңгән халык бүген дә илне заманча һәм бай итәргә тиеш, дип ышанабыз", диде Равил Гайнетдин.
XS
SM
MD
LG