Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:11

Казан башлыгын депутатлар гына сайлый алачак


Казан шәһәр Думасының 44 утырышында Казан муниципаль берәмлеге Нигезләмәсенә төзәтмәләр кертелде. Алга таба мэр халык тарафыннан түгел, ә депутатлар арасыннан сайланырга тиеш була.

Элегрәк Казан шәһәр башлыгы Илсур Метшин: "4 ел элек муниципаль берәмлекләр төзелгәндә мэрны халык тарафыннан сайлау өчен тавыш биргән идек, әмма тормыш шәһәр башлыгын депутатлар арасыннан сайлау һәм башкарма комитет җитәкчесен билгеләү тәртибенең нәтиҗәле эшләвен күрсәтте", дип әйткән иде.

Казанның Нигезләмәсенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсендә киң күләм тыңлаулар 2010 елның 14 гыйнварына билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG