Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Соңгы вакытта Русия милициясе тирәсендә җәнҗаллар артты. Кайберәүләр моны эчке эшләр министрына каршы махсус кампания башлану белән аңлата. Рәшит Нургалиев исә һөҗүм ясаган милиционерга, үз-үзеңне яклау максатыннан, “җавап кайтару” рөхсәт ителә, диде.

Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиевның белдерүе күпләр өчен гаҗәп булды. Чөнки моңа хәтле милиционерга кул күтәрү иң кырыс җинаятьләрнең берсе санала иде. Моның өчен канун нигезендә, 12 елдан алып гомерлек төрмә көтәргә мөмкин.

Белгечләр Нургалиев сүзләре халык өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин дип саный. Чөнки чынлыкта кем һөҗүм иткәнен, кемнең сакланганын исбат итү бик кыен.

Милиционерлар еш кына акланыр өчен төрле хәйләләргә бара һәм тешләделәр, типтеләр яисә башка зыян салдылар дип белдерә. Нәтиҗәдә гаепләнүче булып нәкъ гади кеше кала.

Мәхкәмә оешмалары да күп очракта милиция яклы булып чыга. Шуңа Нургалиевның әйткәннәрен тормышка ашыру җиңел түгел, аның өчен беренче чиратта кануннарга үзгәреш кертү кирәк.

Моннан тыш соңгы вакытта милиционерларны кыйнауда гаепләп төрмәгә утырту очраклары да артты. Мисал өчен Мәскәү хакимиятенә каршы тәнкыйди мәкаләләр язучы Башкортстан журналисты Айгөл Мәхмүтованы нәкъ хокук саклаучыга каршы көч куллануда гаепләп хөкем иттеләр. Гәрчә орчык хәтле генә яшь журналистның милициягә һөҗүм итә алуы күпләрдә шик уята.

Депутатлар да тәнкыйтьли

Соңгы вакыттагы хокук саклау хезмәткәрләре башбаштаклыклары хакында Нургалиев әллә ни зур белдерүләр ясаганы булмады. Җәнҗаллар исә берсе артыннан берсе өстәлеп кенә торды. Милиция майоры Михаил Евсюковның кибеттә кешеләргә ут ачуы, Новороссийски милиционеры Алексей Дымовскийның эчке эшләр органнары системасын кискен тәнкыйтьләве, 3 милиция хезмәткәренең бер абхаз кешесен үтергәнче кыйнавы иң яңгыраш алган очраклар.

Андрей Макаров
Әлеге хәлләрдән соң Русия Дәүләт Думасы депутатларының кайберләре эчке эшләр министрлыгын тәнкыйтьләп, “үзгәрешләр кирәк” дип чыкты. Думаның бюджет комитеты рәисе урынбасары Андрей Макаров бөтенләй радикаль белдерүләр ясады.

“Инде күргәнебезчә, эчке эшләр министрлыгына реформалар кертү мөмкин түгел, аны ябып яңадан ачарга гына кала”, диде ул.

Әлеге сүзләргә Дума җитәкчелеге дә каршы чыкмады. Белгечләр фикеренчә, бу Нургалиевка каршы кампания белән бәйле булуы ихтимал.

Сәясәт белгече Станислав Белковский фикеренчә, министр урынына дәгъва итүчеләр шактый.

“Монда министр кәнәфие өчен көрәш бара. Инде Нургалиевның системаны үз кулында тота алмаганы күренә. Бу урынга дәгъва итүчеләр шактый. Бу аның урынбасарлары – Евгений Школов һәм Михаил Суходольский. Шулай ук башка структура вәкилләре дә тырыша. Мисал өчен президент идарәсе башлыгының элекке урынбасары, хәзер наркотиклар әйләнешен күзәтү федераль хезмәте башлыгы Виктор Иванов”, ди ул.

Акча кызыктыра

Нургалиев урынына кызыгу соңгы вакытта эчке эшләр министрлыгына бүленә торган бюджет акчасының шактый артуы белән дә бәйле булырга мөмкин. Чөнки берничә елда гына да милиция өлкәсенә бүленә торган акчалар 2-3 тапкырга күбәйде. Һәм киләсе елга ул 278,6 млрд.сумны тәшкил итә. Моннан тыш эчке хәрбиләргә - 65,4 млрд.сум

Әмма кайбер белгечләр бу беренче чиратта куәт структуралары арасындагы тарткалаш нәтиҗәсе, ди.

Шимбә көнне хокук яклаучылар һәм оппозиция вәкилләре милиция башбаштаклыгына каршы митинг уздырырга җыена. Әлеге чараны оештыручылар эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең санын киметү, ә хезмәт хакын арттыруны таләп итмәкче.

XS
SM
MD
LG