Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:23

Татарстан президентының элекке матбугат вәкиле тирәсендәге хәлләр нигездә web-җәмәгатьчелек эчендә генә яктыртыла дияргә була. Рәсми медиа бу темага бик кагылмый, кагылганы да симпатиясенең Мортазин ягында булмавын күрсәтә. Аны яклаган һәм Казандагы мәхкәмәне кискен тәнкыйтләгән бер белдерү элекке совет чоры диссидентыннан килде.

Пәнҗешәмбе көнне мәхкәмә утырышында ук сак астына алынган Ирек Мортазин рәсмән Мәскәүдәге Һуманитар-сәяси тикшеренүләр институты хезмәткәре санала иде. Аның мөдире Вячеслав Игрунов Мортазинне 21 айга саклы яшәүлеккә хөкем итү уңаеннан белдерү ясады. Анда Татарстандагы соңгы хәлләр шактый кискен бәяләнә.

Һуманитар-сәяси тикшеренүләр институты җитәкчесе Мортазинне язмалары өчен хөкем итүне совет чорында диссидентларны эзәрлекләүгә тиңли. Берүк вакытта ул Татарстандагы мәхкәмәнең җәмәгатьчелеккә ачык булуын һәм анда шактый югары дәрәҗәле түрәләрнең катнашуын билгеләп үтә.

Әмма бар вәзгыятне гомумән бәяләп, Игрунов “хакимияткә каршы чыгарга җөрьәт иткән журналистны “хакимият” дигән социаль төркемгә нәфрәт уятуда гаепләп, Татарстанда оят бер тамаша тәкъдим ителде”, ди.

Бар Русиядә журналистика куркыныч бер һөнәр булып кала бирә дип исәпли Һуманитар-сәяси тикшеренүләр институты директоры. “Эштән куулар, төрлечә мыскыллау, кыйнаулар, хәтта үтереп китү – болар барысы да хәзер гадәти бер нәрсә”, диелә Вячеслав Игрунов белдерүендә.

“Хакимият кәнәфиләренә менеп утырган түрәләр үзләрен бәлкем дә аерым бер корпорация, гомерлеккә һәм үз варисларын калдырырлык урын хуҗасы итеп тоядыр”, дип белдерә элекке совет диссиденты һәм моны урта гасырлар фикерләвенә тиңли.

Игрунов үзе торгынлык елларында сәяси эшчәнлек өчен хөкем ителгән кеше. Совет хакимияте аны җүләрләр йортына да ябып карады, аннан ул академик Сахаров һәм башка диссидентлар булышлыгы белән генә чыга алды. Үзгәртеп кору башлангач Игрунов “Мемориал” җәмгыятен төзүчеләрнең берсе булды, күп еллар “Яблоко” фиркасеннән Дума депутаты булып эшләде.

Интернет блогларында Мортазинне яклап төрле мөрәҗәгатьләр, чаралар әзерләнә, бу хакта Русия президентына хат язулар оештырыла. Игътибарны боларның барысының да урыстелле серверларда баруы һәм килеп туган вәзгыятне еш кына Татарстанга, татар дәүләтчелегенә каршы куллану омтылышлары җәлеп итә.

Берүк вакытта, Русия һәм Татарстан халкының сәяси сүлпәнлегенә һәм битарафлыгына ишарә итеп, “җәмәгатьчелек шулай берничә көн шаулар да, тынычланыр” дигән фикер дә белдерелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG