Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:43

Һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә 500 мең сум түләнәчәк


Коткаручылар шимбә кичкә поезд шартлатылган җирдә хәрәкәтне торгызырга вәгъдә итә. Башка якларга барырга тиешле поездлар әйләнгеч юлдан җибәрелгән, транспорт уртача 10 сәгатькә тоткарлана.

Русия президенты Дмитрий Медведев һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә кыска арада акчалата компенсация бирү кирәклеге турында белдерде. "Интерфакс" агентлыгы Русия тимер юлары ширкәтенең һәр үлгән кеше өчен 500 мең сум күләмендә түләргә җыенуы турында хәбәр итте.

Каза булган җирдә шартлаткыч калдыклары табылуы турында да мәгълүмат килә. Федераль иминлек хезмәте поезд юлына куелган бомба 7 килограмм тротил күәтендә булган, дип хәбәр итте.

Элегрәк, Прокуратура вәкилләре җинаять эше "терроризм" һәм "шартлаткыч әйберләрнең канунсыз әйләнеше" мәддәсе белән ачылуы турында әйтелгән иде.

Җомга кичендә булган шартлау нәтиҗәсендә поездның соңгы 3 вагоны юлдан чыккан, дип хәбәр ителә.

Шартлаткыч поездның башына куелган булган, "Невский экспресс" сәгатенә 200 км тизлеге белән барган, ди тикшерүчеләр.

XS
SM
MD
LG