Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада ачлык еллары корбаннарын искә алалар


Украина президенты гаиләсе белән бергә шимбә иртән 1932-1933 елларда ачлыктан һәлак булган кешеләр рухына багышлап куелган истәлек билгесенә чәчәк салды.

Голодоморны илдә украин халкына карата үткәрелгән геноцид дип саныйлар. 1932-1933 елларда СССРның күп төбәкләрендә, шул исәптән Украинадада ачлыктан күп халык кырылган булган.

Украинаның махсус хезмәтләре ул вакыттагы Советлар берлеге җитәкчеләренең Украина халкына каршы геноцид үткәрүенә дәлиләр табуы турында белдерә.

Бүген Киевтагы истәлек билгесе янына йөзләрчә кеше килде, дип хәбәр ителә. Ачлыктан кырылган кешеләрне искә алып Украинада бер минутка тынлык игълан ителәчәк.

Төрле мәгълүматларга караганда, 1932-1933 елларда Украинада 3,5 миллионнан алып 10 миллионга кадәр кеше үлгән булган.
XS
SM
MD
LG