Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия инженерларны читтән чакырырга әзер


Кризиска карамастан, Германиядә әзерлекле белгечләрнең җитмәве сизелә, дип яза алман матбугаты.

Үктәбрьдә Германиядә инженерларга 51 мең эш урыны тәкъдим ителде. Бу өлкәдә ихтыяж югары технологияләрнең киңрәк күлланыла баруы белән арта гына барачак, дип яза газеталар. Шуның белән бергә, өлкән буынның пенсиягә китүе һәм җирле яшь белгечләрнең җитмәве сизелә.

Әзерлекле белгечләргә булган ихтыяжны читтән килгән кешеләр исәбенә капларга уйлылар. Германия хакимиятләре электротехника, машина төзелеше, автомобиль җитештерү һәм төзелеш өлкәсендәге инженерларны эзли, дип хәбәр итә Deutsche Welle радиосы.
XS
SM
MD
LG