Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәчетләрендә Корбан ашлары үтә


Казан мөселманнары корбан чалганнан соң ашлар үткәрә башлады. Соңгы вакытта ислам динен тотучы кешеләр зур мәҗлесләрне мәчетләрдә үздыра. Мәсәлән бүген Болгар мәчетендә 40 кеше катнашында Корбан ашы үтте, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.

Белгәнегезчә корбан малының ите өч өлешкә бүленергә тиеш. Аларның бер өлешен хуҗа үзенә калдырса, калган икесен туганнар, дуслар һәм ярлы мөселманнар арасында тарата.

Корбан ашларын Зөлһиҗә ае беткәнче үткәрергә була. Шушы ай бетүгә мөселманча яңа ел, хиҗри 1437 ел киләчәк.
XS
SM
MD
LG