Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:55

Швейцария референдумында манараларны тыю хупланды


Беренче мәгълүматларга караганда, Швейцариядә мәчет манараларын тыю өчен 57% артык сайлаучы тавыш биргән.

Тыю тәкъдимен Швейцария парламентында күпчек урыннарга ия булган үтә уңчы Халык фиркасе референдумга чыгарды.
Бу фирка, манаралар илнең исламлашуына китерә, дип саный.

Илдә 400 меңләп мөселман яши. Халык партиясе вәкилләре хөкүмәткә керсә дә, министрлар кабинеты бу референдумнан читләштергә тырышты һәм халыкны тыюга каршы чыгарга өндәде.

Манараларны тыярга теләүчеләр, шаригать кануннары Швейцариядәге демократиягә туры килми, дип саный.

Тыю кертелгән очракта, хакимиятләр җирле мөселманнар тәртипсезлекләр оештырыр, дип шикләнде.

XS
SM
MD
LG