Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин 3 декабрьдә туры элемтәгә чыгачак


Русия премьер-министры Владимир Путин 3 декабрьдә халык белән туры элемтәгә чыгачак. Дәүләт мәгълүмат чаралары Русия халкыннан сорауларның кабул ителә башлавы турында белдердә.

Элегрәк туры эфирда аралашу, сорауларга җавап бирү 25 ноябрьдә булачак, дип әйтелгән иде.

Быел бу чараны оештыруда "Бердәм Русия" фиркасе турыдын-туры катнашмый.

Русия премьер-министры КамАЗ ширкәтендә булганда, андагы эшчеләргә сорау бирү мөмкинлеге турында әйткән иде.

Владимир Путин президент булып эшләгән еллардан бирле халык белән аралашу гадәтен дәвам иттерә.
XS
SM
MD
LG