Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25

Русия президенты Дмитрий Медведев коррупциягә каршы көрәшне президентлыгының төп мәсьәләсе итте. Әмма русиялеләр аның уңышка ирешә алуына ышанмый, чөнки коррупция икътисадта да сәясәттә дә эш йөртү рәвеше булып тора.

“Майламасаң – бармый”. Русиядә бу әйтемне һәр йөртүче белә. Юлда милиция туктатса, зур штрафтан котылу йә йөртү хокугыннан колак какмас өчен, йөртүчеләр милициягә ришвәт төртү ягын карый. Гадәттә ул 500 рубль чамасы.

Мәскәү йөртүчесе Владимир Мальцев өчен бу көндәлек тормыш. “Йөртүче буларак, милиция белән көн саен эш итәргә туры килә”, ди ул. “Алар барысы да коррупциягә баткан. Һәрберсе ришвәт ала.”

Мальцев сүзләренчә, еш кына милиция юлга киртәләрне үзе куя. Йөртүчеләр кагыйдәне бозып, икеле сызыкны кисеп чыгарга мәҗбүр була. Андый корбаннарны милиция махсус урында көтеп утыра.

Бу әле вак мәсьәлә ди Мальцев. Ул Мәскәүдә бер кечкенә ширкәт хуҗасы. Күптән түгел салым полициясе аның ширкәтенең банк хисабын туңдырган. Ширкәтнең бер мөһим документы тутырылмаган дигән сылтау белән.

Мальцев вакытында тутырган, мөһер сугылган документны күрсәтү өчен идарәгә киткән. Анда аны берничә сәгать чират көттергәннәр, ләкин ишекне ачмаганнар. Шулай өч атна йөргәннән соң, кемдер ришвәт бирергә киңәш иткән. Шуннан соң барысы да җайланды, ди ул.

Мондый коррупция гамәлләре ширкәтләрне эштән чыгара, ди Мальцев. Хисапларын кабат ачу өчен ширкәт хуҗасы һәр нәрсәгә әзер.
Русиядә коррупция машина мае шикелле, ансыз мотор эшләми.

Ришвәт Русиядә яшәү рәвеше: студентлар укытучыларга яхшы билгеләр өчен түли, авырулар табипларга дәвалану өчен (гәрчә ул түләүсез дип аталса да), ата-аналар улларын гаскәрдән алып калу өчен.

Күптән түгел үткәрелгән фикер белешүдә русиялеләрнең 60% ришвәт биргәнен таныган. Президент Медведев үзе дә Русиядә коррупция шул дәрәҗәгә җитте ки, ул илнең иминлегенә яный, дип саный.

Узган ел вазифасына керешкәндә ул коррупциягә каршы зур кампания башларга вәгъдә иткән иде. Медведев үзе һәм башка югары рәсмиләр беренче тапкыр үзләренең керемнәрен игълан итте.

Ләкин күпләр моны күз буяу дип кабул итте. Кайбер түрәләр кеше ышанмаслык сүзләр сөйләде. Әйтик, мәрмәргә төрелгән купшы сарайда яшәүче чечен президенты Рамзан Кадыйров кечкенә генә фатирым һәм Лада машинам бар дип язган.

Мальцев фикеренчә, моңа кадәр игълан ителгән башка кампанияләр шикелле үк, Медведевнеке дә коры сүз булып калачак. Русиядә коррупция һәрвакыт булачак, ди ул, чөнки ул дәүләтнең аерылгысыз өлеше.

Даими көрәш

Медведев коррупциягә каршы көрәш игълан иткән Русиянең беренче җитәкчесе түгел. Ул ел элек аның элгәре Владимир Путин хакимияткә “канун диктатурасын” урнаштыру, коррупциянең тамырын корыту вәгъдәсе белән килгән иде.

Шул вакыттан бирле коррупция тагы да ныграк үсте: дистә ел буе нефть сатуга нигезләнгән икътисади үсеш чорында бюрократлар тагы да зуррак ришвәтләр таләп итә башлады, финанс кризисына карамастан. Бүген Transparency International оешмасы Русияне дөньяда иң коррупцияле илләрнең берсе дип атады, 180 ил арасында 148нче урынга куйды.

Хәтта хөкүмәтнең үз мәгълүматына караганда да, ришвәтнең уртача күләме узган ел белән чагыштырганда өч тапкырга артып, 32000 долларга җиткән. Русиянең “коррупция базары” елына 300 миллиард доллар дип исәпләнә. Шушы “күләгә икътисад” аркасында һәрнәрсәгә бәяләр арта, торактан алып, азык төлеккә кадәр.

Борис Немцов
Элекке вице-премьер, хәзер оппозиция җитәкчесе Борис Немцов сүзләренчә, Мәскәүдә бер чакырым яңа юл төзү 570 миллион долларга төшә. Нәтиҗәдә, Мәскәү юллары Швейцариядәге мәшһүр Large Hadron тизәйткече йә Британия белән Франция арасындагы туннельдән дә кыйммәтрәк.

2009 елда Мәскәү дөньяның өченче иң кыйммәт шәһәре дип аталды, Токио һәм Осакадан соң. Немцов фикеренчә, бу кыйммәтлек сәяси системның ябык булуыннан килә. Бу системда мэр Юрий Лужковка якын булган төзү ширкәтләре генә чәчәк ата ала.

Күптән түгел Немцов Лужковның төзү контрактларын үзенең хатыны, Русиянең иң бай ханымы Елена Батурина җитәкләгән ширкәтләргә бирүе турында хисап бәян итте. Дөньяның башка берәр илендә моның нәтиҗәсендә җинаять эше ачылыр иде, ди ул, ләкин Русиядә түгел.

Немцов сүзләренчә, Лужков белән Батурина очрагы шул кадәр оятсыз ки, аларга каршы адым бар илдәге сәясмәннәргә һәм хокук саклау оешмаларына сигнал булыр иде. Ләкин әлегә, Немцов бары тик үзенә гаепләү алуга ирешкән. Мэр аның үзен яла ягуда гаепләп мәхкәмәгә биргән.

“Сәяси тамаша”

Лужков, Батурина йә башка берәр югары түрәнең коррупция өчен җавапка тартыла алуына русиялеләрнең бик азы ышана. Узган ел Коррупциягә каршы комитет дип аталган төркем ил буйлап кайнар телефоннар булдырган иде. Төркем җитәкчесе Евгений Архипов сүзләренчә, аларга шалтыраткан меңләгән кешенең фикеренә караганда, аларның күбесе коррупцияне җиңеп булачагына ышанмый.

Архипов һәм төркемнең башка әгъзалары коррупция торышы турында хисап әзерләгәндә янаулар алганнан соң, илдән китеп, хисапны Украинада бәян итәргә мәҗбүр булган.

Архипов сүзләренчә, мондый өркетүләрдән соң, русиялеләр коррупция турында ачыкча сөйләргә дә курка. Русиядә цивиль җәмгыять сөннәтләнде, сүз иреклеге шул кадәр кысылды ки, хәзер русиялеләр үз хокукларын ничек якларга да белми, ди ул. Күбесе түрәләр белән низагка кергәнче, ришвәт түләүне хубрак күрә.

Илья Хандриков
Бу вазгыятьтә кайберәүләр дәүләттән өметне өзеп, коррупциягә каршы үз куллары белән көрәшә башлый. Илья Хандриков шуларның берсе. Аның Мәскәүдәге кечкенә генә ширкәте McDonald's, Pepsi, Procter & Gamble кебек компания хезмәткәрләренә кием тегә. Илья сүзләренчә, аның ширкәтенә бертуктаусыз тикшерүчеләр, янгын инспекторлары, салым рәсмиләре килә башлаган. Уйдырма тәртип бозуларга күз йомган өчен ришвәт таләп итәләр икән.

Нәтиҗәдә Илья коррупциягә каршы мәшһүр көрәшчегә әйләнгән. Үзе кебек эшкуарларга ярдәм итү өчен оешма төзегән, башкалар белән дә хезмәттәшлек итә.

Илья сүзләренчә, Русиядә соңгы дистә елда бюрократлар саны бер миллионнан икегә арткан. Аның каравы җитештерү тармагы җимерелә. Урта һәм вак эшкуарлык бастырыла. Салымнар, монополия, сәяси кланнар тарафыннан изелгән ширкәтләрдән нинди заманчалаштыру таләп итеп булсын, ди ул. Аланың бар көче яшәп калуга китә.

Күпләр, коррупция яшәү рәвешенә әйләнгән илдә аның дәрәҗәсен ничек үлчәп була, дигән сорау куя. Халык фикерен өйрәнүче белгеч Лев Гудков була ди, ләкин моның өчен кулдан кулга күчкән акча күләмен белү генә җитми. Мисал өчен, “сәяси ришвәт” дигән әйбер бар. Эре компанияләр рәсмиләргә сәяси тугрылык күрсәтмәсә, гомумән яши алмый.

Гудков сүзләренчә, Русиядә коррупция машина мае шикелле, ансыз мотор эшләми. Медведевның коррупциягә каршы кампаниясен ул “сәяси тамаша” дип атый. Эш русиялеләрнең әхлаксызлыгында түгел, Русиядәге социаль һәм сәяси систем төзелешендә. Кем инде үзенең икмәгеннән баш тартсын? Бу мөмкин түгел, ди белгеч.

XS
SM
MD
LG