Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд һәм Дания уңнары да мәчет манараларын референдумга чыгармакчы


Нидерланд һәм Даниянең уң канат һәм популист фиркаләре Швейцария үрнәгенә ияреп мәчет манаралары төзүне тыю турында референдумнар үткәрергә теләк белдерде.

Уңчыл Нидерланд ирек фиркасе җитәкчесе Гирт Вилдерс Һолландиянең Volkskrant газетына үз фиркасенең “хөкүмәтне Нидерландта да шундый ук референдум үткәрергә” чакырачагын белдерде.

150 урынлы парламентта бу фирка 9 урынга ия.

Даниянең халык фиркасе башлыгы Пиа Кьяерсгаард да Швейцария референдумында мәчет манаралары төзүне тыю карарын хуплап илдә шундый референдум үткәрергә чакырачагын белдерде. Бу фирка 179 урынлы парламентта 25 урынга ия. Референдум үткәрү өчен исә 60 тавыш кирәк.

Швейцариядә якшәмбе көнне референдумда катнашкан сайлаучыларның 57 проценты мәчет манаралары төзүгә каршы тавыш бирде.
XS
SM
MD
LG